САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Стресстан “дару” табылган

Мичиган университеты галимнәре стресстан котылуның бик җиңел юлын ачыклаган. Стресс гормонын киметүче "дару” өчен бер тиен дә акча түгәргә кирәкми.

Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен телефон-смартфоннарны өйдә калдырып, Интернеттан аерылып, ярты сәгать булса да табигать кочагында булырга кирәк.

Яфраклар шаулавы, үләннәр яшеллеге, нарат исе стресс гормоны булып торучы кортизолны киметү өчен бик нәтиҗәле икән. Язгы урманда яисә паркта бераз йөреп керү дә кортизолны сизелерлек киметә.

 

Саф һавада көндез, кояш яктысында йөрү мөһим, һәм бу вакытта телефоннардан аерылып тору мотлак. Тәҗрибәдә катнашучылар моны бер атна эчендә исбат иткән.

Йөрү генә түгел, табигатьтә утырып ял итүнең дә файдалы булуы ачыкланган.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев