Өстәл теннисы буенча күчмә кубок Сарман гимназиясендә калды
Ноябрь ахырында Сарман гимназиясенең спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган теннис ярышлары узды. Ул быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Турнирда Актаныш, Азнакай, Алексеевск һәм Сарман районыннан 86 укучы катнашты. Уеннар өч яшь төркемендә үткәрелде: 2004 елгы һәм кечерәк уенчылар, 2001-2003 елда туганнар, 1996-2000 елгы уенчылар. Ярышларны яшьләр эше,...
Ноябрь ахырында Сарман гимназиясенең спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган теннис ярышлары узды. Ул быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Турнирда Актаныш, Азнакай, Алексеевск һәм Сарман районыннан 86 укучы катнашты.
Уеннар өч яшь төркемендә үткәрелде: 2004 елгы һәм кечерәк уенчылар, 2001-2003 елда туганнар, 1996-2000 елгы уенчылар. Ярышларны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Булат Әхмәдуллин ачты. Мөнәвир Хөснуллинны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, ярыш байрагы күтәрелде. Аны күтәрү хокукы быелгы Татарстан беренчелегендә үз яшь төркемнәрендә җиңү яулаган Динар Йосыпов (Сарман гимназиясе) һәм Алсу Йосыповага (Алексеевск районы) бирелде. Ярышларны ачу тантанасында Мөнәвир Фатыйховичның оныгы Рамилнең махсус бүләкләре тапшырылды. Аларга өстәл теннисы уенын пропагандалауга зур өлеш кертүләре һәм республикакүләм ярышларда ирешкән уңышлары өчен Алинә Фәртдинова (Сарман аграр көллияте), Динар Йосыпов һәм Айрат Дольский (Сарман гимназиясе) лаек булдылар.
Ярышта урыннар аерым уенчылар арасында да, командалар арасында да билгеләнде. 2004 елгы һәм кечерәкләр төркемендә җиңүче һәм призер кызлар: Лилия Латыйпова, Эльвина Камалиева, Алина Сабитова; малайлар: Айрат Гәрәйханов, Салават Ситдыйков, Илдан Габделгазизов. Алар барысы да - Сарман гимназиясе укучылары. 2001-2003 елгылар арасында җиңүче һәм призерлар: Динар Йосыпов (Сарман гимназиясе), Марат Солтанов (Актаныш), Булат Латыйпов (Сарман гимназиясе), Оксана Йосыпова, Валерия Пашагина (Алексеевск), Ләйсән Сәгъдиева (Карашай Саклау). 1996-2000 елгы уенчылар арасында: Алсу Йосыпова (Алексеевск), Алинә Фәртдинова (Сарман аграр көллияте), Марина Мякашкина (Алексеевск), Айрат Дольский, Илһам Галиев (Сарман гимназиясе), Азамат Газизуллин (Азнакай). Айрат Дольский турнирның алтысында катнашып, барысында җиңү яулады.
Командалар беренчелегендә Сарман гимназиясе җиңүче булды. Икенче урында - Зур Нөркәй мәктәбе командасы, өченче урында - аграр көллият укучылары. Гимназия командасы күчмә кубокны бу юлы да үзендә калдырды. Җиңүчеләргә һәм призерларга, I-III урыннарны алган командаларның тренерларына дипломнар һәм ярышларны оештыруга матди ярдәм күрсәткән Фәрит Мөнәвир улының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.
Тәлгать Ахунов, тренер.
Шулай ук укыгыз:
Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган ярышлар узачак
Карашай Саклау мәктәбе укучысы теннис ярышларында өченче урын алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев