Җәлил гимназиясе республикада – өченче
Яңа уку елына әзерлек буенча игълан ителгән республикакүләм смотр-конкурста Җәлил гимназиясе III урынга лаек булды. Мәктәпләрнең әзерлеген алты муниципаль районнан сайланган 13 кешелек жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: мәктәп яны территориясенең торышы һәм яңа уку елына әзерлек. Раушания Гыйльфанова, Җәлил гимназиясе директоры: - Жюри әгъзалары территориянең төзеклеген, уку мәйданчыкларының җиһазланышын,...
Яңа уку елына әзерлек буенча игълан ителгән республикакүләм смотр-конкурста Җәлил гимназиясе III урынга лаек булды. Мәктәпләрнең әзерлеген алты муниципаль районнан сайланган 13 кешелек жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: мәктәп яны территориясенең торышы һәм яңа уку елына әзерлек.
Раушания Гыйльфанова, Җәлил гимназиясе директоры:
- Жюри әгъзалары территориянең төзеклеген, уку мәйданчыкларының җиһазланышын, эстетик таләпләргә туры килү-килмәвен, бинаның техник һәм санитар торышын, кабинетларның әзерлеген бик җентекләп карап чыктылар. Сүз дә юк, көннең яртысыннан артыгын гимназиядә үткәрүче бала өчен анда барлык уңайлы, имин, психологик яктан да җайлы, эстетик яктан тәрбияви әһәмияткә ия, аның үсешенә тәэсир итә торган шартлар тудырылырга тиеш. Гимназия коллективы - педагогик һәм техник хезмәткәрләр шушы шартларны сакларга һәм үстерергә омтылалар. Уку йортыбызның ачылуына унбер елга якын вакыт үтте, укытучылар, укучыларның тырышлыгы белән ул һаман яңа чактагы кыяфәтен саклый алды. Конкурска әзерлеккә дә барысы да җитди карадылар, һәм зур эш башкарылды: түбәгә капиталь ремонт ясалды, подвалдагы торбалар өлешчә төзекләндерелде, кабинетлар, коридорлар ремонтланды.
Гимназиядә әйләнә-тирәне яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. "Матурлык алдында гаҗәпкә калып туктап кал, һәм синең йөрәгеңдә дә матурлык чәчәк атар", - дигән бит Василий Сухомлинский. Көн саен матур гөлләр, чәчәк атучы түтәлләр күреп торган бала уңай эмоцияләр алып кына калмый, матурлыкны сакларга, үз куллары белән булдырырга да өйрәнә.
Гимназия күптән инде зур чаралар үткәрелә торган үзәккә әйләнде: яшь нефтьчеләр, сәләтле балалар слетлары, фәнни конференцияләр. Укучыларыбыз арасында төрле ярышларда, конкурсларда, конференцияләрдә җиңүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Чөнки биредәге атмосфера ук иҗат рухы белән сугарылган. Моның өчен барлык шартлар булдырылды: ике информатика кабинеты бар, укучылар интерактив такталардан файдаланалар, химия, биология, физика кабинетларында күргәзмә материаллар күп, технология кабинетлары кирәкле инструментлар, тегү машиналары белән җиһазланган. Ә спорт сөючеләр карамагында - яңа инвентарьлар белән гаҗәеп спортзал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев