САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрия ханым помидор үстерү серләре белән уртаклаша

Сәрия Садыковадан бакча эше серләре.

Сарман авылында яшәүче Сәрия Садыйкованың татлы борычлары инде өзеп ашарлык, ә помидорлары кызарырга әзерләнәләр.
- Бакча эшен, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә бик яратам. Борычларны - 23 февральдә, помидорларны 6 мартта утырткан идем. 22 апрельдә аларны теплицага күчердем. Үләннәрдән, сыер тизәгеннән ачыткы ясап, шуларның эремәләрен сибәм. Аннан соң җылы суга чүпрә, шикәр комы кушып, өч-дүрт сәгать төнәтәм дә аларны да сибәм. Эремчек суы да бик әйбәт. Мин өч литр суга өч литр эремчек суы алам, 12 тамчы йод тамызам, - ди хуҗабикә, яшелчә үстерү серләре белән уртаклашып.
Помидорның “Батяня”, “Сарра F1”, “Монгольский карлик”, “Розовый гигант” һәм башка сортларына өстенлек биргән ул. Ә алардан лечо, “долька” ясый, маринадлый икән.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев