САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Спектакль уңышы – артистларда

Бу көннәрдә авыл клубларында зур уңыш белән Нәбирә Гыйматдинованың "Елан" әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле узды. Әңгәмәдәшебез - аны сәхнәгә куйган "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең җирле радио тапшырулар бүлеге мөдире Аэлита Тимергалина. - Аэлита, спектакль кую идеясе ничек туды, һәм повесть буларак иҗат ителгән әлеге әсәрне кем сәхнәләштерде? - Сарман - элек-электән...

Бу көннәрдә авыл клубларында зур уңыш белән Нәбирә Гыйматдинованың
"Елан" әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле узды. Әңгәмәдәшебез - аны сәхнәгә куйган "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең җирле радио тапшырулар бүлеге мөдире Аэлита
Тимергалина.
- Аэлита, спектакль кую идеясе ничек туды, һәм повесть буларак иҗат ителгән әлеге әсәрне кем сәхнәләштерде?
- Сарман - элек-электән җыр-моңга гашыйк як. Ул сәнгать дигән зур казанда "кайнап" торырга тиеш. Моңа кадәр Сарман халык театрында төп рольләрне башкарган булсам, бүгенге көндә миндә режиссер булу теләге уянды һәм спектакль куеп карарга булдым. Моңа данлыклы шәхесләр чыккан районда халык театрының берничә ел булмый торуы да этәргеч биргәндер. Дөресен әйткәндә, спектакль кую идеясе белән күптәннән янып йөрдем, ул минем зур хыялым иде. Повестьне үзем сәхнәләштердем. Бу, режиссер буларак, тәүге эшем. Спектакльне инде районыбызның берничә авылында һәм Җәлил бистәсендә куйдык. 7 апрельдә Минзәлә Татар Дәүләт Драма һәм комедия театрында үткән "Идел Йорт" XIII регионара фестивалендә чыгыш ясадык. Жюри әһелләре, тамашачылар спектакльгә уңай бәя бирде. Бу, әлбәттә, минем һәм коллективым өчен бик тә куанычлы.
- Ни өчен Нәбирә Гыйматдинова әсәренә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?
- Нәбирә Гыйматдинованың иҗатына бик тә гашыйкмын. Аеруча "Елан" повесте күңелемдә тирән эз калдырды. Әйтергә кирәк, уйландыра, җанны тетрәндерә торган әсәрләрне үз итәм. Әлеге әсәрне сайлавым юкка түгел. Беренчедән, кемне дә булса кабатлыйсым, "шаблон" эченә керәсем килмәде. Икенчедән, бу бик тә актуаль темалы әсәр. Дөрес, кемгәдер әсәр ошап та бетмәс. Бер хәдистә әйтелгән бит: "Бөтен кешегә ярау - ирешерлек максат түгел", - дип. Мин бары тик тамашачыга "сәхнә, театр теле" белән үз сүземне әйтергә теләдем.
- Сер булмаса, үзешчән артистлар белән дә таныштырып үтсәгез иде: спектакльдә кемнәр катнаша?
- Коллективымда халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр катнашалар. Аерым алганда, Мортыштамак авылыннан ветеран укытучы, " Сарман" газетасының һәм радиосының актив хәбәрчесе Мөнирә Исмәгыйлева, аграр көллият укытучысы Эльвир Сөнгәтуллин, пенсия фонды хезмәткәре Гүзәлия Әхмәтшина, аграр көллият укучысы Ләйсән Кәлимуллина, Сарман сәнгать мәктәбе директоры Илһам Шакиров, китапханә хезмәткәре Энҗе Шәехова, мәдәният йортыннан Илмира Салихова. Бик күп конкурслар лауреаты "Жасмин" бию коллективы кызлары - Әдилә Вәлиева, Гүзәлия Хафизова, Наилә Вәлиева, Айсылу Имаева чыгышлары да - спектакльнең матур бер бизәге булып тора. Биюләрне сәхнәгә Гөлшат Нургалиева куйды. Тавыш операторы - Ленар Әхмәтов. Ут, сәхнә, музыкаль бизәлешләр - Илшат Фәрхетдинов, Таһирҗан Зарипов, Гөлнара Якупованыкы.
Форсаттан файдаланып, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Энҗе Зиннәтуллинага, Татарстанның атказанган укытучысы Расиха Хәмидуллинага чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Спектакльнең уңышы, иң беренче чиратта, артистларда. Һәр рольне үзең аша үткәреп, сәхнәдә яши белгәндә, тамашачы белән ике арада җылы мөнәсәбәт булганда гына, сәхнәгә куелган әсәрнең гомере озын була. Коллективка алга таба да уңышлар телим һәм район тамашачыларын 12 апрель көнне мәдәният йортында үтәчәк спектакльдә көтеп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев