САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасы алу турындагы карарны үзгәртү өчен гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы Федераль ташламалардан файдаланучы гражданнар социаль хезмәтләрне натуралата яисә акчалата алу хокукына ия. Шул ук вакытта социаль хезмәтләрне тулысы белән дә, өлешләп тә акчалата алырга мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы гражданинга айлык акчалата түләүләр билгеләнгәч туа. Ул гаризадан...

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы Федераль ташламалардан файдаланучы гражданнар социаль хезмәтләрне натуралата яисә акчалата алу хокукына ия. Шул ук вакытта социаль хезмәтләрне тулысы белән дә, өлешләп тә акчалата алырга мөмкин.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы гражданинга айлык акчалата түләүләр билгеләнгәч туа. Ул гаризадан башка гына бирелә һәм медикаментлар белән тәэмин итү, санатор-курорт һәм транспорт хезмәтләрен үз эченә ала.

2016 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен бер айга 995 сум 23 тиен каралган, шуның эченнән:
- медикаментлар белән тәэмин итү өчен - 766 сум 55 тиен;
- санаториядә дәвалану өчен путевкалар белән тәэмин ителешкә - 118 сум 59 тиен;
- шәһәр яны тимер юл транспортыннан файдалану, дәвалануга бару - кайту өчен шәһәрара транспорттан файдалану өчен - 110 сум 09 тиен.

Социаль хезмәтләр җыелмасы айлык акчалата түләүләрнең бер өлеше булып тора һәм гражданин аны ничек итеп алачагын үзе сайлый ала: натуралата яисә акчалата. Социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алган очракта аның бәясе айлык акчалата түләүләрдән чигерелә, ә акчалата алган очракта ул чигерелми.

Айлык акчалата түләүләр билгеләнгәннән соң гражданин социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алудан баш тартырга уйласа, агымдагы елның 1 октябренә кадәр аңа Пенсия фонды территориаль органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә гражданин инде бу хезмәтләрне натуралата яисә акчалата ала, әмма карарын үзгәртергә тели икән, бу очракта да аңа агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза киләсе елның 1 январеннән гамәлгә керә.

Бүгенгесе көнгә Республика буенча 67,2 %, Сарман районы буенча 62 % социаль хезмәтләре булганнар даруны натуралата алудан баш тартты.

2016 елда даруны натуралата алуга кире кайтучылар саны бүгенгесе көнгә 31 гә җитте.

Пенсия фонды исегезгә төшерә! Ташламалардан акчалата файдалануны сайлаганнарга уйларга, дөрес карарга килергә ике атна вакыт калып бара. Фикерегезне үзгәртергә теләсәгез 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев