Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Соцфондның Татарстан бүлекчәсе гаилә түләве ничек исәпләнәсен аңлатты

2026 елда тәгаенләнәчәк яңа еллык гаилә түләве 2025 елдагы керемнәр нигезендә исәпләнә. Бу хакта Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, бу түләү — түләнгән НДФЛның бер өлешен кире кайтару. Монда төп шарт – рәсми керем алу һәм салым түләү факты, ә ел эчендәге эш вакытының озынлыгы төп роль уйнамавын белгеч ассызыклаган.

Түләү күләмен исәпләгәндә хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси практикадан керемнәр, гражданнар-хокукый килешүләр буенча түләүләр, авторлык гонорарлары, шулай ук хәрбиләрнең һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең акчалата тәэмин ителеше исәпкә алына. Әгәр кеше 12 айдан әзрәк эшләгән булса да, НДФЛ түләү шарты үтәлсә, ул түләүгә хокуклы.

Эдуард Вафин аңлатканча, түләү күләме шәхси характерда һәм алдагы елдагы керемнәрдән 13% ставка буенча исәпләнгән НДФЛ суммасы белән шул ук керемнән 6% ставка буенча исәпләнгән салым арасындагы аерманы тәшкил итә. Димәк, бу – узган ел өчен түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев