САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөмбелә килде безгә

Элек-электән әби-бабаларыбыз елның сихри фасылында - бакчаларда, басуларда уңышлар җыелып беткәч, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәмен үткәргәннәр. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә район үзәгенең "Лилия" балалар бакчасында да бик күңелле итеп үткәрелде. Балалар көз турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйнап, җитезлектә көч сынаштылар....

Элек-электән әби-бабаларыбыз елның сихри фасылында - бакчаларда, басуларда уңышлар җыелып беткәч, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Сөмбелә бәйрәмен үткәргәннәр. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
Сөмбелә район үзәгенең "Лилия" балалар бакчасында да бик күңелле итеп үткәрелде. Балалар көз турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйнап, җитезлектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә ямь өстәп, кунакка "төлке", "куян", "куян балалары" һәм "көзге яңгыр" да килделәр.
Сөмбелә "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр. Сары яфракларга төренгән, шушы сыйфатларга ия булган, көзге муллык белән тулы кәрҗинен тоткан көз кызы Сөмбелә балаларны күпереп пешкән икмәк белән сыйлады. Ул аларга кызыклы сораулар бирде, табышмаклар әйтеп, аларны зирәклектә, тапкырлыкта сынады. "Уңыш җыю" уенында балалар кишер, бәрәңге, гөмбә җыюда ярыштылар.
Бәйрәмнән әти-әниләр дә читтә калмады. Алар балаларга яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән берсеннән-берсе матур әкият күренешләре, җәнлек-җанварлар, натюрмортлар ясаштылар, һәм алардан күргәзмә дә оештырылды. Төркемнәр арасында "иң-иң"нәре билгеләнде. Ә соңыннан балалар мул көзгә рәхмәт әйттеләр:
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев