САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәләтлеләр форумда булып кайттылар

2019 елның 7 нче июлендә, VIII халыкара яшьләр Форумына катнашу өчен, укучылар Биләргә бардылар.

Өченче смена Сарман районы укучыларына кызыклы "Сәләт" илендә сәяхәт итәргә мөмкинлеген бүләк итте. Биләр – Алексеевск районының, бик матур табигатьле ял урыны. Монда ял итү өчен, бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, шулай ук монда Изгеләр чишмәсе, фонтан бар. Ә тау башында, изгеләрдән саналган тарихи таш урнаштырылган, аңа 444 баскыч илтә. Волонтерлар барлык истәлекле урыннар белән таныштырып чыктылар, укучылар өчен төрле ярышлар, квестлар уздырылды. Актив укучылар бүләкләнеп кителде. Экскурсия истәлеге итеп һәр укучыга футболка, бейсболка, ручка, блокнот салынган рюкзак бүләк иттеләр. VIII Халыкара яшьләр "Сәләт" белем бирү Форумында катнашу өчен, Биләр музей-тыюлыгының территориясенә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән делегацияләр килгән иде. Бу сәфәр барлык укучыларга да бик ошады.

Гөләндәм Хәлиуллина, мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев