САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөлеклеләр Ленинград блокадасын хәтерлиләр

Сөлек мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан "Хәтердә ул көннәр..."- дип исемләнгән очрашу узды.

Балалар белән очрашуда балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашларыбыз Хөрия Ризванова һәм Мөнҗия Шәймәрданова килгән иде. Хөрия апа абыйлары Заһид, Карам, Гали Гайфуллиннарның, әтисе Төхмәтулла Гайфуллин турындагы хатирәләре белән уртаклашты, аларның яу кырында ятып калуларын җиткерде. Мөнҗия апаның әтисе Рамазан Шәйморатов та Ленинград блокадасын кичергән, шунда һәлак булган. Ландыш Хуҗина да әтисенең апасы Зәкия Әгъләмованың нәкъ менә Ленинград блокадасында вафат булуы турында сөйләде, балаларга фоторәсемнәрен күрсәтте. Балалар очрашуда алган тәэсирләре турында әйтеп үттеләр. Шушы ук көнне һәлак булган авылдашларыбыз Зәкия апа һәм Рамазан абый хөрмәтенә һәйкәлгә веноклар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев