САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөлек авылыннан Нәфига апа Фазыловага 90 яшь!

Сөлек авылында гомер кичерүче, озак еллар авыл медпунктында хезмәт куйган, ветераннар советын җитәкләгән мөхтәрәм кешеләрнең берсе - Фазылова Нәфига Таҗиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры...

Сөлек авылында гомер кичерүче, озак еллар авыл медпунктында хезмәт куйган, ветераннар советын җитәкләгән мөхтәрәм кешеләрнең берсе - Фазылова Нәфига Таҗиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина да ветеранга иң җылы котлауларын ирештерделәр. Нәфига апаны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары һәм элек бергә эшләгән хезмәттәшләре дә килгән иде. Бу хакта тулырак язма газетаның алдагы саннарында.

фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев