САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Сәламәтлек юлы»нда очрашыйк

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, газетада «Тәне сауның - җаны сау» дигән рубрика ачарга булдык. Анда хезмәт коллективларының, гаиләләрнең бу юнәлештә ниләр эшләүләрен даими яктыртып барачакбыз. Сездән үзегезнең тәҗрибә, күзәтүләрегез турында хатлар, фоторәсемнәр, киңәшләр көтәбез, хөрмәтле газета укучылар. «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Тәне сауның - җаны сау»,...

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, газетада «Тәне сауның - җаны сау» дигән рубрика ачарга булдык. Анда хезмәт коллективларының, гаиләләрнең бу юнәлештә ниләр эшләүләрен даими яктыртып барачакбыз. Сездән үзегезнең тәҗрибә, күзәтүләрегез турында хатлар, фоторәсемнәр, киңәшләр көтәбез, хөрмәтле газета укучылар.

«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Тәне сауның - җаны сау», «Көчле кешедән тау курыккан»… Мондый мәкальләр, әйтемнәр буш җирлектә барлыкка килмәгән. Электән үк кеше үзенең сәламәтлеге турында кайгырткан, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышкан. Безнең буын, өлкәнрәкләр совет чорындагы төрле спорт җәмгыятьләренең эшчәнлеген яхшы хәтерли. Мәктәптә дә, югары уку йортларында да физкультура дәресендә шөгыльләнер өчен нинди дә булса инвентарь җитмәгәне истә түгел. Аннан соң төрле вакытлар кичердек, бер волейбол тубы алырга акча булмаган чаклар да булды. Шөкер, милләтнең саулыгы турында кайгырту күрсәтеп, бу юнәлештә дә зур эшләр башкарыла хәзер. Төрле дәрәҗәдәге ярышлар, спартакиадалар, милләтләр кроссы, чаңгы юлларына бердәм басу… Казанда быел узачак Универсиада үзе генә ни тора!
Районда да физкультура- спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Гомуми белем бирү мәктәпләрендәге спорт залларыннан тыш укучылар спорт мәктәпләрендә, чаңгы базаларында, спорт сарайларында шөгыльләнә алалар. Районның республикакүләм ярышлар кабул итәрлек мөмкинлекләре бар. Алар бездә әледән-әле узып та тора. Спортчыларыбызның уңышлары турында без махсус рубрикада язып торабыз. Без әле тагын бер максат белән янабыз: районда мөмкин кадәр күбрәк кешенең спорт белән шөгыльләнүенә, төгәлрәге, сәламәт яшәү рәвеше алып баруына ирешү. Инициатива белән чыккач, үзебез үрнәк күрсәтеп башларга тиештербездер, дип уйладык та, үзебездән башларга булдык. Эштән соң кичке сәгать 7гә «Старт» чаңгы үзәгендә очрашырга сүз куештык. Безнең коллективны биредә бик шатланып каршы алдылар. Үз чаңгылары белән килмәгәннәргә чаңгысын да, ботинкаларын да сайлап бирделәр. Яктыртылган трассада рәхәтләнеп йөрдек. Чаңгыларга басып бераз баруга исә, безне муниципаль район башлыгы Нәфис Абдулкасимович куып җитте. Аның белән әңгәмә корып алдык. «Институтта укыганда да, армиядә хезмәт иткәндә дә, чаңгыда йөрүне ташламадым, - ди ул. - Эш көненнән соң тәнне язарга менә дигән чара. Барлык мускулларның эшләве өчен, кимендә 10 километр чабарга кирәк. Монда бер әйләнә 1,3 километр тәшкил итә, мин көн саен аны 7-8 тапкыр үтәм. Җәй көне велосипедта йөрим. Коллективыгыз белән килеп, дөрес эшләгәнсез. Башкалар да тартылсын өчен, күбрәк язарга, аңлатырга кирәк».
Башкалар, дигәннән, коллективлар белән йөрүчеләр, бик күп булмаса да, бар икән. «Нефтестройсервис» җәмгыятеннән, үзәк хастаханәдән, подстанциядән, район хакимиятеннән киләләр, диләр чаңгы үзәгендә. Атнаның һәр сишәмбесендә үзәк ишекләрен ветераннарга ача. Гаиләләре белән килүчеләр дә әз түгел. Аграр көллият, гимназия укучылары физкультура дәресләрен биредә үткәрә. Чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр турында инде әйтеп тә торасы юк, алар гел биредә. Үзәк 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли, барырга җитешә алмыйм, дип, сәбәп тә табарлык түгел.
Районда халыкның 28,8 проценты спорт белән даими шөгыльләнә, диделәр безгә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә. Сәламәт яшәү рәвешен максат итеп куеп, бу юнәлештә эшләрне бергәләп җанландырсак, андыйларның саны күпкә артыр иде. «Татарстанның чаңгы юллары»на бердәм бастык бит. Муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасының көзге уеннарында безнекеләр уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Бу арада кышкы уеннарда катнашырга әзерләнәләр. Ветераннар, пенсионерларыбыз да сынатмый.
Сәламәтлек һәркемгә кадерле. Ә аны булдыру, саклау - үзебезнең кулда. «Тәне сауның - җаны сау» диярлек булсын һәммәбез турында. Сәламәт яшәү рәвешен үз итик әле, чаңгы юлларында, шугалакларда, йөгерү юлларында очрашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев