САРМАН
  • Рус Тат
  • Синең белән күрешү – бер гомер

    «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быелгы эшчәнлеген район ветераннар активын кабул итү белән ачып җибәрде. Алар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып китүгә, яңа елның икенче җыелуы башланды. «Шушы яктан, шушы туфрактан без», - дип язып, туган ягына, аның кешеләренә дан җырлаучы якташыбыз - шагыйрә Клара Булатованың үзәкнең тернәкләндерү бүлегенә ял...

    «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быелгы эшчәнлеген район ветераннар активын кабул итү белән ачып җибәрде. Алар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып китүгә, яңа елның икенче җыелуы башланды. «Шушы яктан, шушы туфрактан без», - дип язып, туган ягына, аның кешеләренә дан җырлаучы якташыбыз - шагыйрә Клара Булатованың үзәкнең тернәкләндерү бүлегенә ял итеп, бераз сәламәтлеген ныгыту максатыннан килүен ишеткәч, без, хезмәткәрләр, бик сөендек. Һәм менә ул, Клара апа - шагыйрә үзе - «Шәфкать»тә!

    Кулыма каләм алуның төп сәбәбе - Клара апаның даһилыгын исбатлау түгел. Аның иҗатын якыннан танып белүчеләргә бу хакта кабатлауның кирәге юк. Ә аның шигырьләрен укымаган, белмәгән, ишетмәгән кеше төбәгебездә генә түгел, гомумән, татар илендә бармы икән?
    Клара ханым, килә-килешкә, бездә үткәрәчәк вакытының бер генә минутын да әрәм итмәслек, һәр минутның кадерен белеп, онытылмаслык хатирәләр калырлык булсын әле дигәндәй, «эшкә дә керештек».
    Сарман гимназиясе шәкертләре, сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашып аласы иде, дип, бергәләп киңәшләштек тә дәвалардан калган вакытыбызда планын да төзеп куйдык. Телефоннан элемтәгә чыгып, хәбәрләшкәннән соң, кунаклар озак көттермәделәр, билгеләнгән көне-сәгатенә килеп тә җиттеләр.
    «Балаларым бар да тып-тын
    тора,
    Үтә тыныч, нинди хикмәттер.
    Дәрес башлыйм, дигәч,
    шул урында
    Мин уянып киттем нишләптер.
    Мәктәбеңдә нәрсә, эшеңдә -
    Шулар кергән инде төшеңә», - дип язган гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы-методист Клара Булатова «Якты сагыш» китабына кертелгән «Укытучы көндәлеге» шигырендә. Ә бүген төштә түгел, өнендә төшләренә кереп йөдәткән, яратып, хөрмәт итеп, очрашуга килгән Сарман гимназиясе шәкертләре. Кунак күчтәнәчсез булмый, балалар очрашуга буш кул белән килмәгәннәр: авторның төрле елларда язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Закиров Нәфис, Ханова Рузилә, Хәбибуллина Эльза чыгышларын яратып кабул итте шагыйрә, аларга үзенең балалар өчен язылган китапларын өләште. «Бигрәк тә миңа Нәфис ошады әле, балалар. Ни өчен дисезме? Серен әйтимме? Чөнки минем кырык ел бергә гомер иткән тормыш иптәшемнең исеме дә - Нәфис», - дип, шаяртып та алды. Шигырь арты шигырь укылды, ул көнне шатлыкның эчкә генә сыймыйча, ташып чыгуы булгандыр. Һәркем куаныч кичереп, ихластан сөенеп, балаларны күзәтте. Алар «чын артистларча», бар булган талантларын эшкә җигеп, тамашачыны үз авызларына каратып чыгыш ясагангамы, очрашу вакыты сизелми дә үтеп китте.
    Көн артыннан көн үтә торды, әдәби очрашуларыбыз дәвам итте. Үзәктә дәваланучылар белән очрашуы шагыйрәнең чын-чынлап иҗат кичәсенә әверелде. Залда алма төшәрдәй урын юк иде. Очрашуны көн кадагына туры килгән «Бишек җыры никтер ишетелми» шигырен укып башладык. Ә аннан соң, ял итүчеләребез бер-бер артлы Клара апаның шигырьләрен укыдылар - ничә яшьтә булуларына карамастан, дулкынланып, хисләнеп. Без инде, үз чиратыбызда, Клара апабызны ялыктырмас өчен, «Тамашачы гына булып утырырсыз, Сезне артык борчымабыз», - дигән идек, кая инде ул тик кенә тыңлап утырулар! Юлтимер авылыннан Гөлүсә апа «Үләсе калган яшь килеш» шигырен укып бетерүгә, автор янә сүз алып, аның иҗатын зурлаганнары өчен, чын күңеленнән рәхмәтен белдерде. Колмәттән Хәнифә әби, Александровкадан Флера әби, Сарманнан Гөлия ханым, Мостафиннан Нәзимә әби чыгышларын дулкынланып, бераз күзләр яшьләндереп, дөньяларны онытып тыңлап утырдык. Клара ханым Хәсән Туфан турында истәлекләре белән уртаклашты, Туфан абый шигыренә Әнвәр ага Бакиров көй язган «Әйткән идең» җырын үзәк хезмәткәре Гөлшат җырлап җибәрүгә, зал җырны күтәреп алды. Очрашу шагыйрәнең төрле елларда язылган җырлары белән үрелеп барды.
    Эстафетаны сәнгать мәктәбе укучылары алды. Шагыйрә алдында чыгыш ясаячакларын белеп, алар бераз дулкынланалар иде, тик сәхнәдә чыгыш ясый башлауга, үзләрен бик тиз кулга алдылар. Чөнки бөек шәхес Клара апалары шундый ук гади, эчкерсез, сөйкемле генә бер апа икән ич. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр белән беррәттән керәшен кызларының чыгышлары кичәгә ямь өстенә ямь өстәде, җырлары бер-беребезне тагын да якынайта, араларны тагы да җылыта төште.
    Санаулы көннәр бик тиз үтә икән шул. Тик шулай да Клара Булатова белән бергә дәваланучылар бик рәхмәтле, бик канәгать калдылар. Аларга ике шатлык берьюлы килде бит: сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә рухи азык та алып киттеләр. «Үзе рәхәт, үзе читен бер чорда яшәп яткан көннәребез, безгә, өлкәннәргә, аралашу, бер-берең белән әңгәмә корып, гәпләшеп утыру җитми бит. Шулай булгач, Клара Булатова белән бергә үткәргән ул көннәр мәңге хәтердә сакланыр. Без белгән, укыган, яраткан шигырьләрне бүгенге көндә оныкларыбыз сөйли, башкача булуы да мөмкин түгел», - диләр алар.
    Каләм тибрәтүемне шушы җирдә туктатып, йомгаклап шуны әйтәсем килә: безне яңадан-яңа иҗат җимешләрең белән әле күп еллар сөендерсәң иде, Сарманымның, туган якның җырчысы Клара апа!
    РӘСЕМДӘ: чәчәкләрнең иң матурлары - Сезгә, Клара апа.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: