САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шыгайда Сабан туе узды

1 июльдә Шыгай авылында татар халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе үтте. Ул яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелде. Көннең үзгәреп торуына да карамастан бәйрәм бик матур узды. Бәйрәмебездә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе, фракциясе, куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору комитеты...

1 июльдә Шыгай авылында татар халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе үтте. Ул яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелде. Көннең үзгәреп торуына да карамастан бәйрәм бик матур узды.

Бәйрәмебездә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының VII чакырылышы депутаты, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе, фракциясе, куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору комитеты әгъзасы Фәрит Ганиев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов hәм Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов катнаштылар.

Сабан туе шаулап-гөрләп, бик күңелле үтте, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде; капчык киеп йөгеру, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашулар һәм тагын бик куп татар халык уеннары уйналды. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташыды. Балалар чүлмәк вату уенында, әтәч кууда бик теләп катнашты. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар. Беркем дә читтә калмады, беркем дә бүләксез китмәде.

Сабан туе тәмамлангач балалар мәйданчыгы ачу тантанасы булды. Бу мәйданчыкны үз теләге авылдаш Равил Мөбәрәкҗанов булдырды. Ул үз көче белән, бернинди мәтди ярдәмсез турник, тренажорлар, атынгычлар ясап урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев