САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәлеләр яңа башлангычлар белән шаккатыралар

Шәрләрәмә авыл җирлегендә дә авыл тормышы үз кулларында булуын аңлап, һәр чарада актив катнашып, күп эшләрне үз инициативалары белән башлап һәм башкарып чыгып яшиләр.

Читтә яшәүче авылдашлары да авыллар тормышына битараф түгел, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итеп торалар. Әле алларына куйган планнары, яңа башлангычлары да байтак. Хоккей буенча Хәтер турниры уздыру – шуларның берсе. Бүген Шәрләрәмәдә узган җыелышта шулар турында да сөйләштеләр. Җирлек башлыгы Наилә Хуҗина еллык эшләре белән таныштырды, авыл тормышында аеруча актив катнашканнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, “Нөркәй” агрофирмасы директорының игенчелек буенча урынбасары Хәлил Шәйхразыев, участок инспекторы Фәнис Әхәтов, районның оешма-учреждениеләре вәкилләре катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

Энҗимә Габдәрхимова тексты һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев