САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәрләрәмәдә Хәтер кубогына ярыш оештырдылар

Авыл җирлегендә хоккей буенча ярышлар еш уздырыла. Бу юлы әлеге спорт төрен үз итүчеләр Хәтер кубогына уйнадылар.

Бу - очраклы түгел. Кубокның исеме символик мәгънәгә ия. Бүгенге көндә Шәрләрәмә җыелма командасында уйнаучы 9 егетнең – әтисе, берсенең әнисе вафат. Якыннарының якты истәлегенә хоккейчылар махсус кубок булдырырга исәпләгәннәр. 
- Бүләкләрне үзара салым акчалары хисабына алдык. Егетләрнең әниләрен чакырдык, аларга истәлек бүләкләре тапшырдык. Вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина. 
Нәтиҗәдә беренче урынны – Мортамак, икенчене – Шәрләрәмә, өченче урынны Тукай районы Мәләкәс авылы җыелма командасы алган. Петровка Завод командасы дүртенче булган. 
Альбина Сабирова язмасы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X