САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә ифтар ашлары ай буе барды

Рамазан аенда 29 көн ураза тотыла.

Шуның 26сында Шәрләрәмә авылы мәчетендә ифтар ашлары узды. Авылдашлардан гына түгел, Сөлек, Өчөйле Саклау, Зур Нөркәй авылларыннан, Мөслим районыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килүчеләр, авыз ачтыручылар күп булды. Әнәс хәзрәт белән Рәкыя абыстай Коръән сүрәләре укыдылар, мәчеттә тәравих намазын укырга да егерме-егерме бишләп кеше кала иде. 
Мәчетебез иркен, чиста. Ифтар ашларына һәркөнне 35-40лап кеше җыелды. Пешекчеләр Энҗе Шәйгарданова һәм Дилбәр Мансурова бер дә авырсынмыйча, табын әзерләделәр: бәлешнең дә төрлесе пеште, икенче ашлар да төрләндерелеп кенә торды, чәкчәге, башка тәм-томнарыннән өстәлләр сыгылырлык булды. Тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, изге гамәлләребезне Аллаһ кабул кылса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев