САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмә белән Зур Нөркәйдә халык җыеннары үтте

Бүген, 21 гыйнвар көнне, Шәрләрәмә һәм Зур Нөркәй авыл җирлекләрендә узган ел эш нәтиҗәләренә багышланган җыеннар үтте. Авыл җирлекләре башлыклары Наилә Хуҗина һәм Рәшит Гайсин чыгышларыннан соң, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов узган елгы эшчәнлекләре турында сөйләде, полициянең участок уполномоченные Рәсим Сафин, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, аерым янгын посты...

Бүген, 21 гыйнвар көнне, Шәрләрәмә һәм Зур Нөркәй авыл җирлекләрендә узган ел эш нәтиҗәләренә багышланган җыеннар үтте. Авыл җирлекләре башлыклары Наилә Хуҗина һәм Рәшит Гайсин чыгышларыннан соң, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов узган елгы эшчәнлекләре турында сөйләде, полициянең участок уполномоченные Рәсим Сафин, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, аерым янгын посты начальнигы Рәшит Әхкәмов чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды. Соңыннан алар, район оешмалары вәкилләре җыелышта катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр, алдынгылар бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев