САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмә авылы халкы яңа ФАПлы булды +ВИДЕО

Бүген авылда көтеп алынган вакыйга булды – яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Авыл халкының шатлыгын “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев уртаклаштылар. Кунаклар бу бинаның озак еллар халык сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итүен теләделәр. Җирлек башлыгы Наилә Хуҗина, авылның имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт бинаны төзүдә ярдәм иткәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Авыл фельдшеры Мәйсәрә Салихҗановага авыл халкы исеменнән бик күп хөрмәт һәм рәхмәзт сүзләре яңгырады.

Соңыннан республика җитәкчеләре район Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары, видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев