САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан бәйрәм үтте

Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткән бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелде. Өлкәннәрне иң элек бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. - Сез күп авырлыклар, зур сынаулар кичердегез.Үз чиратыбызда, без дә сезнең бүгенге тормышыгызны, киләчәгегезне матуррак, яктырак итәргә тырышабыз. Сезгә чын күңелдән иминлек, гомер көзегезнең гел аяз булуын...

Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткән бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелде. Өлкәннәрне иң элек бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады.

- Сез күп авырлыклар, зур сынаулар кичердегез.Үз чиратыбызда, без дә сезнең бүгенге тормышыгызны, киләчәгегезне матуррак, яктырак итәргә тырышабыз. Сезгә чын күңелдән иминлек, гомер көзегезнең гел аяз булуын телибез. - диде ул.

Өлкәннәрне шулай ук авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, бәйрәмнәре белән котлап сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Авыл җирлегенә кергән Шәрләрәмә һәм Сөлек мәдәният йортларында концерт күрсәтелде, ә аннан соң бәйрәм мәчет биналарында корбан итен авыз итеп, табын артында сөйләшүләр белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев