САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрипҗан абый белән Миңненур апа бүгенге тыныч көннәргә сөенеп яшиләр

Илексаз авылында яшәүче Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы фашизмга каршы көрәштә үзен аямаган, илебезгә азатлык яулауга үзенең өлешен керткән. Шәрипҗан абыйны 1942 елда армиягә алалар һәм Ленинградка җибәрәләр.

Ул шәһәрне һәм аэродромны фашист илбасарларыннан саклый. 1944 елда утлы боҗра өзелә. Аларны фин култыгына аэродром төзергә җибәрәләр.
- Бөек Җиңүне Германиядә каршы алдым. И, шул вакытта сөенүләр, - дип искә ала ветеран.
Сугыш тәмамлангач та, аңа ике ел хезмәт итәргә туры килә. Шәрипҗан абыйның күкрәген бүгенге көндә күпсанлы орден-медальләр бизи. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ордены, “Хәрби казанышлары өчен”, Жуков, “Ленинград оборонасы өчен”, “Күпьеллык тырыш хезмәте өчен”, “Хезмәттәге аерымлык өчен” медальләре дә бар. Шәрипҗан абый белән тормыш иптәше Миңненур апа 70 елдан артык матур гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр, онык-оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин ветераннарга “Бөек Җиңүгә – 75 ел” һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” юбилей медальләре, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев