САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрипҗан абый белән Миңненур апа Куаныч туйларын билгеләп үттеләр

Бүген, 27 декабрь көнне, Илексаз авылында яшәүче Шәрипҗан һәм Миңненур Әхмәтҗановлар үзләренең Куаныч туйларын - бергә яшәүләренең 70 еллыкларын билгеләп үттеләр. Шәрипҗан абый - сугыш ветераны, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан, ә Миңненур апа - тыл ветераны. Гаилә башлыгы фронттан кайткач, гомер буе фермада эшли, ә Миңненур апа - хат ташучы...

Бүген, 27 декабрь көнне, Илексаз авылында яшәүче Шәрипҗан һәм Миңненур Әхмәтҗановлар үзләренең Куаныч туйларын - бергә яшәүләренең 70 еллыкларын билгеләп үттеләр. Шәрипҗан абый - сугыш ветераны, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан, ә Миңненур апа - тыл ветераны. Гаилә башлыгы фронттан кайткач, гомер буе фермада эшли, ә Миңненур апа - хат ташучы булып. Алар, гомер буе матур һәм тату яшәп, башкаларга яхшы үрнәк күрсәтәләр, бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 14 онык һәм оныкчыклары бар.
Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның Яңа елдан соң чыгачак саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев