"Шигъри тәлгәшләр"
Шөкерана кылам, Аллаһыма, Сау-сәламәт гомер биргәнгә.
Иртән чыккан кояш нурларын
Үз күзләрем белән күргәнгә.
Шөкерана кылам Аллаһыма
Туган якта гомер иткәнгә
Ирем белән бергә тигезлектә
Үз өемдә гомер иткәнгә.
Шөкерана кылам, Аллаһыма:
Ике кызым минем янымда.
Булганының кадерләрен беләм,
Иман рухы - минем җанымда.
Укый белмәсәм дә, дога кылып,
Рәхмәтләрне юллыйм Ходайга,
Сабыр итеп, сыкранмыйча яшим,
Көчле рухым белән дөньяда.
Гөләндәм Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев