САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шигырь сөюче дусларга

Шигърият дулкынында

Тормыш - биек баскыч бит ул, 
Һәр баскычы үзгә бер бизәк. 

Кеше - дустым шуны узган чакта 
Бизи бара, таба бер үзәк. 
Егыла - тора тормыш баскычыннан 
Кеше югарыга үрмәли. 
Үз алдына куя олы максат 
Киртәләрне сикереп үткәли. 
Абына да кайчак түмгәләргә 
ачулана шушы минутны: 
Авыр сүзләр әйтеп, кәефне 
Боза, сөйли гайбәт, гел юкны. 
Ничек кенә авыр булса да. 
Телә бары күбрәк ак төсләр 
Язмышлардан юктыр узмышлар, 
Төсләр сиңа яктылык өстәр 
Гөләндәм Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев