САРМАН
  • Рус Тат
  • Шигырьләрендә – йөрәк авазы

    Тормыш ваклыкларыннан, дөнья мәшәкатьләреннән өстен калып яши белгән шигъри күңелле затлар Сарман үзәк китапханәсенә иҗат бәйрәменә җыелды. Бу көнне талантлы каләм иясе Әхнәф ага Фазлыевны искә алу булды. Шигырьләрдә кешенең җан халәте, күңел чагылышы бирелә. Йөрәктән чыккан моң-сагыш шигырьгә әйләнеп, ак кәгазь битләренә күчә, күңелләрдән-күңелләргә барып ирешә. Исемнәре еракларга билгеле...

    Тормыш ваклыкларыннан, дөнья мәшәкатьләреннән өстен калып яши белгән шигъри күңелле затлар Сарман үзәк китапханәсенә иҗат бәйрәменә җыелды. Бу көнне талантлы каләм иясе Әхнәф ага Фазлыевны искә алу булды.
    Шигырьләрдә кешенең җан халәте, күңел чагылышы бирелә. Йөрәктән чыккан моң-сагыш шигырьгә әйләнеп, ак кәгазь битләренә күчә, күңелләрдән-күңелләргә барып ирешә. Исемнәре еракларга билгеле каләм ияләрен үстергән безнең Сарман ягы. Халыкның тирән хөрмәтенә ия булган язучылар А.Гыйләҗев, С.Рәфыйков, М.Маликова, К.Булатова, Ә.Габиди, Д.Гарифуллин, Г.Зәйнәшевалар әдәбиятка олы юлны Сарманнан башлаганнар. Әнисә Минһаҗева, Гафифә Гаффарова, Расиха Гыйльфанова, Булат Әюпов, Илдус Мәрданшин язган шигырьләрне, Рафис Могыйновның язмаларын һәркем яратып укый, яңаларын көтеп ала.
    Бу күренекле шәхесләребез белән беррәттән инде исемнәре онытыла башлаган талантлы каләм осталары да бар. Бүген шуларның берсе - районыбызның Яңа Әхмәт авылында туып-үскән, биредән армия сафларына алынганчы һәм аннан кайткач каләмен чарлаган шагыйрь Әхнәф Галимҗан улы Фазлыевны искә алып үтәсебез килә. Әгәр исән булса, быел аңа 75 яшь тулган булыр иде. Әмма мәрхәмәтсез чир 43 яшьтә Әхмәт егетенең гомерен кисә. Үзеннән соң Әхнәф Фазлыевның төрле елларда иҗат ителгән сатирик шигырьләре, мәсәлләре, җыр текстлары, балалар өчен язган шигырьләре кала.
    Әхнәф Фазлыев белән бер үк чишмә сулары эчеп, бер үк сукмаклардан йөреп, бер үк тауларда уйнап үскән Әнисә Минһаҗева аны үзенең чыгышында: "Галимҗан абый белән Хәсбиямал түтинең уртанчы балалары булып дөньяга аваз салган. Бик шук малай булды, яхшы укыды. Туры сүзе аркасында күп кыенлыклар да күрде," - дип искә алды. "Көз", "Яңгыр ява", "Син бармы?", "Сөям икән" шигырьләрен укыды. "Бу шигырьләрдә мәхәббәт тә, сагыш та, юмор һәм сатира да бар. Ә табигать бизәкләренә килгәндә, ул аларны гел үзенчә тасвирлаган", - диде Әнисә апа.
    Очрашуга "Җәлил чаткылары" берләшмәсеннән Гафифә Гаффарова белән Расиха Гыйльфановалар да килгән иде. Алар да үз фикерләрен әйттеләр, шигырьләр укыдылар.
    Әхнәф абыйның күршесе, аның белән бергә уйнап үскән Соббух абый да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Аның үзенчәлекле, туры сүзле булуын басым ясап әйтте.
    Яңа Әхмәттән килгән тагын бер кунак - Шәйхелмәрдән абый авылдашына багышлап язган шигырен укыды.
    Әхнәф Фазлыевның авырган чагында аның авыртуларын, газапларын үз иңнәренә алырга әзер торучы туганы - апасы Нәсимә апа була. Нәсимә апа үзенең истәлекләрендә моннан күп еллар элек булган вакыйгаларны яңартты. Энесен терелтү өчен нарат күркәләре җыеп, дарулар ясау, үләннәрдән төнәтмәләр әзерләве, ачлыктан интегүләре турында дулкынланып сөйләде. "Ләкин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 3 курсын укыгач, шыксыз үлем аны арабыздан алып китте", - диде ул, сулкылдап. Энесенең туган көнен шулай зурлап искә алуга ул бик сөенеп, барлык кешеләргә рәхмәт әйтте.
    Әхнәф Фазлыев йөрәк дәртен, көчен, хисләрен иҗатка багышлый. Шигырьләрендә туган җирне, табигатьне, халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу хисләрен сеңдерергә тырыша. Әйдәп баручы китапханәче Фәүзия Минниярова укыган "Солдат ана" шигырендә аналарның сабырлыгына, аларның йөрәге кайгыны да, шатлыкны да сыйдырганына мәдхия җырлый. "Ә саулык уемда" шигырендә гомер турында уйланулары чагыла.
    Шагыйрь үз каләмен мәсәл жанрында да сынап карый. "Өргән ди ул...", "Чәүкә уйный" мәсәлләрен китап туплау бүлеге мөдире Энҗе Шәехова укыды.
    Хәсәнова Азия апа Әхнәфне 5-7 сыйныфларда укытуы турында искә алды. Аның бик яхшы укуы, гел сораулар биреп аптыратуы турында искәртте. Вәлиева Даимә апа үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Әлеге гаиләнең тырыш, туры сүзле булуын әйтте.
    Кичәбезне һәвәскәр артистлар Кузьмин Валентин, Гыйләҗев Рафаэль, Вәлиев Риф, Гарифуллина Рәзинәләрнең матур, моңлы җырлары, дәртле гармун, курай уйнаулары бизәде.
    Әхнәф Фазлыевның сакланган фоторәсемнәреннән күргәзмәне әйдәп баручы китапханәче Лилия Фәретдинова эшләде. Кулъязмалардан да файдаланылган "Шагыйрь кайтсын безнең арага" исемле презентацияне әйдәп баручы китапханәче Г.Сафина, Г.Мадьярова тәкъдим иттеләр.
    Очрашу кичәсе бик җанлы, җылы үтте. Аны библиограф Гөлнур Мадьярова әзерләде һәм алып барды. Арабыздан вакытсыз киткән шагыйрьне хәтеребездә яңарту, әлеге кичә аның рухына хәер-дога булып барып ирешсен. Ә күренекле каләм остасының юбилее турында кайгырткан ватанпәрвәр журналист Рафис Могыйновка барлык очрашуга килгән кешеләр исеменнән рәхмәт белдерәбез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: