САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Сарманда яшәп иҗат итүче Айсылу Кәлимуллина

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Сарманда яшәп иҗат итүче Айсылу Кәлимуллина

  •  
    • Шаяру
      Кемдә - бәйрәм, кемдә - туй,
      Миндә кырык төрле уй.
      Эшләр тора тезелеп,
      Китмәсеннәр өзелеп.

      Ашыгам да йөгерәм,
      Барына да өлгерәм.
      Биим барлык көйгә дә,
      Кайткалыймын өйгә дә.

      Балаларга булышам,
      Аермаска тырышам.
      Ярый, мин нык булганмын,
      Элегрәк туганмын.

      Кирәк саныйм үземне,
      Кыска тотам сүземне:
      "Мин һәрвакыт әзер!"- дим,
      "Килеп җитәм хәзер!"- дим.

      Мин
      - ныклырак, мин- көчле,
      Әле бирешмәм төсле .
      Туктап
      , бер тын алыйм да...
      Балаларга - калымга.


       Үзгәртү.
  • Яхшы якка үзгәрер, дип,
    Ышанма, диләр, иргә.
    Начарлыгы арта барып,
    Әйләнә икән чиргә.

    Алтыдагы алтмышта, дип,
    Юкка әйтмәгән халык.
    Үз күңеленә бирмәсә,
    Үзеңнән булмый салып.

    Ир атларның да күбесе
    Ялгыш фикер йөртәләр:
    "Хатын өйдә көтәр өчен,
    Алар кая китәләр?"

    Китәләр шул. Ялгыш уең
    Белән ялгыз каласың.
    Китмәс, диеп
    , икенчесен,
    Өченчесен аласың.
  • Еллар аера..
    Җәй җитүгә, авылыма кайтам,
    Елга яры буйлап, болыннан.
    Башым күтәрәм дә, текә тауга,
    Карап торам, туктап юлымнан.

    Әкрен генә атлыйм урамыма,
    Төп нигезне - өйне күзәтәм.
    Сатылган йорт безне кичердеме
    Икән?- дигән сорау йөдәтә.

    Уйлар өермәсе тәэсирендә,
    Һәрбер өйнең карыйм күзенә.
    Тапталмаган яшел хәтфә үлән,
    Сәлам биреп кала үземә.

    Күпер чыгып, тауга күтәреләм,
    Ешрак тибә башлый йөрәгем.
    Кулымдагы чәчәк бәйләмнәре,
    Күңелдәге дога- бүләгем.

    Хәл белергә диеп кайткан көнем,
    Ачып керәм зират капкасын.
    Әти, әни, энем
    , нәүмизләнеп,
    Килмәгәнгә рәнҗеп ятмасын.

    Иеләм дә, куям гөлләремне,
    Күз яшемне тыям - таммасын.
    Тыныч йоклас
    ыннар! Алар рухы
    Хәер
    -догаларсыз калмасын.

    Вакыт узган саен сагындыра,
    Искә төшеп
    , бәгырь өзелә.
    Бергә көннәр әле яңа кебек,
    Тик, арага еллар тезелә...
    Айсылу Кәлимуллина- Фазлыева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев