САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Сарман авылында туып үскән, хәзерге вакытта "Чаян" журналында эшләүче якташыбыз Ринат Абзаловның шигырьләрен тәкъдим итәбез

Автор: Ринат Абзалов.

ИПИ САЛА ИДЕ ӘНИ...
Таңда әни ипи сала иде,
Кичтән басып куеп камырын.
Иң беренче җылы истәлекләр
Җибәргәндер шуннан тамырын.
 
...Ипи сала иде әни таңда,
Үзалдына җырлап, моңланып;
Тезә иде әзер күмәчләрен,
Кайнар мичкә җыр һәм моң салып.
Урамнарга бөркеп чыккан исе,
Белмим, күпме йортны уяткан —
Ул исләрдән исереп, күрше-күлән
Оеткыга керде һәр яктан...
 
Әнкәй салып, мичтә пешкән икмәк
Һәрчак булды безнең өстәлдә.
Эзәрлекләп йөрде аның исе
Туган йорттан чыгып киткәч тә...
 
...Йөрәгемнән чыгып, сүзләр тезелә,
Киртәләрен ярып үткәннең.
Каннарымда шулай уйный бугай
Оеткысы моңлы әнкәмнең...
 
САРМАНГА КАЙТУ
 
Автобуста җан-тәнемне төреп
Истәлекләр дигән юрганга,
Көчкә тыеп тулган хисләремне,
Менә тагын кайтам Сарманга.
 
...Үзем генә белгән сукмак буйлап
Йөгереп төшәм елга буена,
Күзем алмый, тагын карап торам
Саф суларның  уйнак туена.
Яланаяк  үтәм ашыкмыйча
Минзәләнең комлы буйларын;
Ишетәм күк таллар шаулавында
Сабан туйларының моңнарын;
Танып алам пластмасс тышлык аша
Авылымның һәрбер урынын,
Әти-әниемнең учын тоям
Капка тоткасында йортымның...
Үткәннәрдә кунак булам кебек,
Кайтсам әгәр туган авылга.
Сагышларым кими, хәлләр җыйсам
Аунап үскән яшел тавымда...
 
...Маңгаемны терәп пыялага,
Йотып юлның ачы тузанын,
Китеп барам, тагын бер кат аңлап,
Сагынуда гомер узганын.
“Сарман буйларында яшел тугай,
Тугаенда сайрый пар тургай...”
Тургайларның нәрсә сайраганын
Мин дә аңлый башлыймын бугай...
 
ӘКИЯТ
Һәр төн төштә бер үк әкият күрәм:
Кичке чыклар уйный үләндә,
Ишегалды. Әни сыер сава,
Сыек томан ерак үзәндә,
Тау артында кызыл кояш байый,
Тавыкларга әти бирә җим,
Бер әтигә, бер әнигә килеп,
Яланаяк, гамьсез, мин йөрим...
 
...Фәнни казанышлар ярдәмендә
Әкиятләр, ди, аша чынлыкка.
Нинди алым кирәк булыр икән
Кайтыр өчен сихри тынлыкка,
Әниемнең тезләренә ятып,
Күзәтергә айның тулганын,
Тояр өчен юка җилкәләрдә
Әтиемнең көчле кулларын?
 
Юк, берни дә ярдәм итә алмас
Чын итәргә мондый ниятне.
Фән ачышы түгел, хәтта тылсым
Терелтмәстер якты әкиятне!
 
КУНАККА...
Иске гадәтләрне бозмыйк, диеп ,
Таянып тик салкын акылга,
“Дежур набор” — өрек-кәнфит төяп,
Кайтабыз без туган авылга.
Олы урам буйлап, пыр туздырып
Каз-тавыкның эре-вакларын,
Выжылдатып кына узабыз без,
Йөреп кайткач зират якларын.
Ә очраган иске танышларга
Елмаеп кул биргән булсак та,
Акланабыз: "Вакыт юк шул, дускай, —
Ике көнгә бары... Кунакка...”
 
...Таңнан торып, омтылабыз юлга —
Кала көтә, ашыгыч эшләр;
“Киттеңмени?” диеп озатып кала
Иске урам, моңсу тәрәзләр...
Ашыгабыз...
Иң кирәкле сүзләр
Әйтелмичә кала шул чакта.
...Килдек микән әллә без чынлап та
Бу дөньяга бары кунакка?...
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
АК ТӨС
...Ак яулыклы кендек әбиләре
Салган безне ап-ак җәймәгә.
Шуннан башлап бөтен тормышыбыз
Ак төс тирәсендә әйләнә...
 
Җан түрендә иске агач авыл —
Нигезенә кадәр ап-актан;
Ак мичләре, пәрдәләре аша
Пакълек сирпи безнең татардан.
Урамнардан уза йорт казлары,
Горур тотып ап-ак муенын;
Ак түшәктә гүзәл кызларыбыз
Тәүге тапкыр ача куенын...
Ак уйларда йөзә татар җаны,
Ак юлларда кылган гамәле,
Аккаенлы, аккош, Актанышлы
Бер халыкны тагын тап әле!
 
Тыйнак татар әгәр алма өзсә,
Ап-агын ул өзәр үрелеп...
Чисталыгын җуймый гүргә керер,
Ап-ак кәфенлеккә төренеп...
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
БЕРТУГАНЫМ БУГАЙ...
Теңкәләргә тигән зәмһәрир кыш
Соңгы тапкыр канат какты да,
Дулый-дулый, хәтта хушлашмыйча,
Очып китте  котып ягына...
 
. . .Хужа булып калган дуамал яз
Очып үтә елга ярларын,
Урманнарга кереп, ялмап ала
Качып калган апрель карларын.
Тәрәзәгә килеп, яшь кызларның
Күлмәк алмашканын күзәтә;
Урамнарга чыгып, хатыннарың
Итәкләрен тартып йөдәтә.
Җылы кояш белән көнен башлый,
Ә үзе бит белә ахырын —
Зонтик-нисез чыккан кешеләргә
Рәхәтләнеп сибә яңгырын.
Үз-үзенә урын табалмыйча,
Көннәр буе йөри тилереп,
Ә төннәрен, тәмам хәлдән тайгач,
Болыннарда йоклый исереп...
 
Эш башласа — ярты юлда кала:
Җылысы — тик карны эретә,
Җирне бизим диеп тотына да,
Чәчәкләре кала бөредә.
Бар нәрсәне бозып, бутап йөри —
Берни белми шуннан башкадан.
Яз ул — минем бертуганым бугай —
Холкы белән миңа охшаган...
 
 
 
 
 
 
 
ГОМЕР КӨЗЕ
                                   
Саумы, көзем!
Саумы, көзге яңгыр, —
Тамчыларың белән биимче;
Чистарынып салкын саф суыңда,
Иске бурычларым түлимче.
 
Дөнья куып абайламый калган
Гади гүзәллекне күримче;
Үткәннәрдән матур битләр алып,
Нәфис хәтфәләргә төримче.
Төпсез нурлы күзләреңә карап,
Битләреңне назлап үбимче.
Еллар үтеп, әйтелмичә калган,
Үз мизгелен көтә-көтә сулган
Чәчәк-сүзләремне тезимче...
 
...Гомеремнең сары аланында
Бөеклеккә башым иимче:
Язмышымның иң асыл бүләге —
Сакчы фәрештәм син, диимче...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев