САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанованың шигырьләрен тәкъдим итәбез

Рәхим итеп, укыгыз!

Табигатьнең дә үз холкы..

Күрәсезме, бездә – кыш!

Ап-ак булган әнә тыш.

Дулаганнар бураннар,

Кар астында – урамнар.

 

Кичә тып-тып тамчы тамып,

Кояш көлде көн буе.

Ә бүгенгә сюрпризлар

Әзерләнгән төн буе.

Рухия Ахунҗанова

 

Бәбкә саклыйбыз без дә

 

Дәү әниләр белән бергә

Бәбкә саклыйбыз без дә.

Алар барында ата каз

Тия алмый шул безгә.

 

Бәбкәләрнең пип-пип килеп

Сөйләшкәнен тыңлыйбыз,

Куышабыз, су керәбез –

Бер дә эшсез тормыйбыз.

 

Казлар белән дус яшибез,

Бер дә килмибез сүзгә.

Ярыша-ярыша, җәй буена

Үсәбез күренеп күзгә.

Рухия Ахунҗанова

 

 

Яңа күлмәк

 

 

Минем әни – тегүче,

Келтерәп бара эше.

Мин дә тегәм күлмәкләр

Ул төшергән үрнәктән.

 

Теккән күлмәкләрем, дим,

Курчакка булсын таман.

Кисәм, ялгыйм... янә кисәм –

Төрле чарасын табам.

 

Курчак белән пар итеп

Күлмәк киеп алабыз.

Яңа күлмәк котлатырга

Дәү әнигә барабыз.

 

Дәү әниебез безне

Елмаеп каршы ала.

Икебезнең дә кесәгә

Тәмле кәнфитләр сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев