САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Резидә Сахапованың шигырен тәкъдим итәбез

Рәхим итеп, укыгыз!

Сау бул, Рамазан.
Уразабыз кабул булсын диеп,
Сәхәрләрдә ният кылулар.
Рәхәт мизгел булып калыр инде
Чын йөрәктән сәҗдә кылулар.
Уразаның соңгы көне бүген
Шатлыклы да, бераз ямансу.
Бөтен җанны биләп өлгерде шул
Курку катыш рәхәт ярату.
Ишек- тәрәзләрне ачып куйдык
Бәхет керсен диеп йортларга.
Кунак кына бу ай, бик тиз узар
Өлгерербез дидек йокларга
Сәхәрләргә торып, таң аттырдык,
Һәйран калып үзгә дөньяга.
Бар тереклек зикер укый сыман
Кайсы тынып, кайсы моңлана...
Бер-берсенә үрелеп серле моңнар
Тоташ симфониягә әйләнә.
Пәрәвездә бөҗәк, чыга алмый,
Ул да укый, нидер сөйләнә.
Кирәкмәгән җирдә йөргән ахры,
Үкенәдер кылган эшенә.
Тәүбә сорый бахыр, авазларның
Төшенергә иде серенә.
Хыялланып шулай таң аттырдык,
Фаразладык кадер кичен дә.
Үзенә бер ләззәт һәм тәм табып,
Хәстәрләнде сыйлы өстәл дә.
Уйлар, сүзләр тәртипкә салынды,
Тынычлык биләде күңелне.
Нәфсебезне җиңеп, шатлыктанмы,
Горурланып көттек кичләрне.
Аллаһ ризалыгын өмет итеп,
Аш үткәргәннәрнең теләген,
Яки берәр изге гамәл кылган,
Фитр сәдәкасе биргәннең.
Аллаһ кабул кылсын, чын йөрәктән
Дога кылып, ярдәм көткәннең.
Насыйп булсын дуслар каршыларга
Гает бәйрәмнәре гөрләвен!
Сахапова Резидә. (Шангараева).

Фото:https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев