САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шифалы үләннәр гомерне озынайта”, - ди Тәския апа +ВИДЕО

Сарманда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Латыйпова Тәския Гобәйдулла кызы апрель аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде.

Аның балачагы һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килә. 12 яшеннән колхозда эшли башлый, берничә кыш Сүбәләк урманына утын кисәргә дә барырга туры килә. Колхоздан соң 17 ел район редакциясендә, соңыннан лаеклы ялга чыкканчы һөнәр училищесында эшли, тырыш хезмәте белән ихтирам казана. Бүгенге көндә ул Сарманда кызы Лилия һәм кияве Данияр тәрбиясендә яши, балаларына бик рәхмәтле. Озын гомер кичерүнең бер серен ул шифалы үләннәрдә күрә. Түбәндәге видеоязмада үзләре эчә торган үлән чәйләренең бер рецепты белән уртаклаша.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев