САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шәфкать”тә очрашулар башланды

Ел да “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл ветераннар советлары рәисләре белән очрашулар уза.

10 гыйнвар көнне бу күркәм башлангычның беренчесе старт алды. Үзәктә ял итүче өлкәннәр үзәк коллективы белән очраштылар, шул ук көнне социаль яклау, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге җитәкчеләре дә килде. 11 гыйнварда үткән очрашуга район мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, үзәк шифаханә, даруханә җитәкчеләре белән бергә безне дә чакырдылар. 
Матур традициягә әверелгән бу очрашуларны эшлекле форум кысаларында үткән чарага тиңләргә була. График нигезендә үзәккә һәркөнне төрле өлкәдән оешма-предприятие җитәкчеләре килә, алар башкарылган эшләре, ирешкән уңышлары хакында сөйлиләр, ветераннар советлары рәисләреннән тәкъдимнәр кабул итәләр. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев