САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать" үзәгендә "йолдызлар" кабынды

Бүген «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, «Йолдыз сәгате» дип исемләнгән бик матур чара узды. Аңа әниләре белән бергә инвалид балалар чакырулы иде.Төрле сәбәпләр белән очрашуга аларның кайберләре килә алмаган.Ә Сарманнан Асия Азиханова, Марсель Сабиров, Яңа Әхмәттән Айнур Даутов, Әлмәт авылыннан Лениза Газизова өчен әлеге очрашу чын...

Бүген «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, «Йолдыз сәгате» дип исемләнгән бик матур чара узды. Аңа әниләре белән бергә инвалид балалар чакырулы иде.Төрле сәбәпләр белән очрашуга аларның кайберләре килә алмаган.Ә Сарманнан Асия Азиханова, Марсель Сабиров, Яңа Әхмәттән Айнур Даутов, Әлмәт авылыннан Лениза Газизова өчен әлеге очрашу чын мәгънәсендә йолдыз сәгате булды. Алар сәхнәдән үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Балалар белән очрашуга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова килгәннәр иде. Алар, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, чыгыш ясаган белгечләр балаларга, аларның якыннарына иң изге теләкләрен җиткерделәр, соклануларын белдерделәр.
Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
Фото һәм материалны Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев