"Шәфкать" үзәгендә һәм Җәлилдә "Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм чаралары узды
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында катнашты. Бәйрәмгә бүгенге көнгә сакланып калмаган оешмалардан лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүче изге җанлылар чакырулы иде. Аларга карата иң җылы теләкләр, матур дәртле җырлар яңгырады. Өлкәннәребез үзәк директоры Хәмзә Фарукшин,...
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында катнашты. Бәйрәмгә бүгенге көнгә сакланып калмаган оешмалардан лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүче изге җанлылар чакырулы иде. Аларга карата иң җылы теләкләр, матур дәртле җырлар яңгырады. Өлкәннәребез үзәк директоры Хәмзә Фарукшин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, районның имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт, үзәк шифаханә баш табибы Илдус Шакиров, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Хәсәнов, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Асыляр Харисов, район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече - "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Зәния Вафинаның да тәбрик сүзләрен ихластан кабул иттеләр. Бәйрәм кунаклары район мәдәният бүлеге, үзәк хезмәткәрләре катнашында әзерләнгән матур җырлар тыңлап та ял иттеләр. Тәмле ризыклы табыннар, олы хөрмәт өчен барлык ветераннар исеменнән Венера Кәлимуллина, Дания Якупова рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында да Өлкәннәр көне зур бәйрәм төсендә үтте. Сый-нигъмәтләр белән тулы табын артына җыелган өлкәннәрне иң элек бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
- Сез күп авырлыклар, зур сынаулар кичердегез, ләкин бирешмәдегез. Үз чиратыбызда без дә сезнең бүгенге тормышыгызны, киләчәгегезне матуррак, яктырак итәргә тырышабыз. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телибез, - диде ул. Бездә, гадәттә, бәйрәм күчтәнәчсез булмый. Фәрит Мөнәвирович үзе әйтмәсә дә, шунысы да мәгълүм булды: ул бу йортта гомер кичерүче өлкәннәргә ике капчык шикәр комы, ике капчык дөге алып килгән.
Өлкәннәрне шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, поселок җирлеге башлыгы Ленар Бадыйков, поселок хастаханәсе баш табибы урынбасары Илдус Габдуллин һәм, әлбәттә, йортның "хуҗабикәсе" Минзөлфия Сәлахова һәм башкалар тәбрикләделәр, шушы барлык уңайлыклар тудырылган җылы, якты йортта матур итеп яшәүләрен теләделәр. Минзөлфия Сәлахова сүз уңаеннан кыскача интернат-йортта соңгы вакытта башкарылган эшләр турында әйтеп үтте.
Белгәнебезчә, бу йортта яшәүчеләрнең язмышларына битараф булмаучылар шактый. Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе укытучылары һәм укучылары, торбалар җитештерү заводы коллективы әледән-әле алар янында булалар, тормышларына ямь өстиләр. Бәйрәм көнне дә әлеге мәктәп укытучылары һәм укучылары, заводның яшьләр комитеты өлкәннәргә бәйрәм бүләге итеп концерт программасы алып килгәннәр.
Интернат-йортта 130 инвалид һәм өлкән кеше яши. Алар арасында коляскада ятучы 30 кеше, шулай ук тыл ветераннары һәм башкалар бар. Җитәкчелек һәм хезмәткәрләр аларның өс-башларын карау, ризык якларын гына түгел, рухи дөньяларын да кайгырталар. Кызыклы түгәрәкләр эшли, бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Өлкәннәр көне дә - шуның бер мисалы. Гомумән, райондагы халыкның өчтән бере - шушы буын вәкилләре. Бу көннәрдә алар өчен оешмаларда, кафе-ашханәләрдә бәйрәм табыннары гөрли. Шушы ук көнне поселоктагы "Девон" кафесында эшләгән оешмалары бетерелгән өлкәннәр өчен дә бәйрәм оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев