САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре Игәнәбаш авылында Гөлнур апа Сабитовага социаль хезмәт күрсәттеләр

Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, Сармандагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мобиль бригадасы белән Игәнәбаш авылына юл тоттылар. Сабитова Гөлнур апаның күзләре күрми. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлнур апаның ишек алдындагы кирәкмәгән агач үсентеләре, былтыргы кипкән үлән, җәй буе җыелган чүпләре җыеп түгелде. Ялгыз тыл ветераны яшәгән...

Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатыннан, Сармандагы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре мобиль бригадасы белән Игәнәбаш авылына юл тоттылар.

Сабитова Гөлнур апаның күзләре күрми. Аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Гөлнур апаның ишек алдындагы кирәкмәгән агач үсентеләре, былтыргы кипкән үлән, җәй буе җыелган чүпләре җыеп түгелде. Ялгыз тыл ветераны яшәгән ишек алды матурланып, чистарып, яктырып калды. Озатканда ул рәхмәтләрен кабат-кабат әйтеп, догалар укып калды.

Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев