САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Шәфкать туташы Гөлия

Табибларның борынгы антында: "Башкаларга нур чәчеп ян!" - дигән сүзләр бар. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә үзенең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек-саулык бүләк иткән шәфкать туташы ул - Гөлия Вәлиәхмәтова. Төскә чибәр, зифа буйлы ханымга ак халат бик тә килешеп тора. Гөлия район үзәк хастаханәсенең көндезге бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Табиб кушкан процедураларны...

Табибларның борынгы антында: "Башкаларга нур чәчеп ян!" - дигән сүзләр бар.
Әйләнә-тирәдәге кешеләргә үзенең шифалы нурларын чәчеп, исәнлек-саулык бүләк иткән шәфкать туташы ул - Гөлия Вәлиәхмәтова. Төскә чибәр, зифа буйлы ханымга ак халат бик тә килешеп тора. Гөлия район үзәк хастаханәсенең көндезге бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Табиб кушкан процедураларны җиренә җиткереп үти, эшен яратып, бирелеп башкара. Авыруларга һәм хезмәттәшләренә карата игътибарлы һәм ихтирамлы. Бер көн эчендә аның бүлегенә нинди генә авырулар керми. Барысына да ипләп кенә аңлатып, борчылганнарын үзенең җылы карашы, ягымлы сүзләре белән тынычландыра. Медицина өлкәсендә тирән белеме барлыгы сизелеп тора. Мөгаен, ул балачактан ук ак халатлы изгелек ияләренә сокланып, «врач апа» булып уйнап үскәндер. Чибәр, тыйнак, гадел Гөлия ханым тормыш иптәше һәм балалары турында горурланып сөйли. Сүзләреннән нинди тату гаилә икәне күренә.
Шәфкать туташы булу - җиңел эш түгел. Аңа сабырлык, уңышлар, гаилә бәхете телибез, ул моңа тулысынча лаек. Барча игелекле эшләре өчен Ходай үзенә хәерле гомер бирсен, амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев