САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар көне узды

"Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман авылында яшәүче инвалид балалар өчен күңел ачу кичәсе үтте. Әлмәт шәһәренең "Арлекино" театр студиясе артистлары төрле кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп өлгерлектә, җитезлектә дә көч сынаштылар, биеделәр дә, төсле карандашлар ярдәмендә рәсемнәр дә ясадылар, таныш көйләр ишетелүгә үзләре яратып карый торган мультфильм...

"Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман авылында яшәүче инвалид балалар өчен күңел ачу кичәсе үтте. Әлмәт шәһәренең "Арлекино" театр студиясе артистлары төрле кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар ике командага бүленеп өлгерлектә, җитезлектә дә көч сынаштылар, биеделәр дә, төсле карандашлар ярдәмендә рәсемнәр дә ясадылар, таныш көйләр ишетелүгә үзләре яратып карый торган мультфильм исемнәрен дә атадылар. Барысы да иң-иңнәр булдылар. Актив катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды. Гомумән, бу көнне бер генә бала да бүләксез калмады. Балалар, аеруча үзләренз кунакка килгән аюны яратты: кат-кат аның янәшәсенә килеп, берсе кулынан тотса, икенчесе кочаклады, өченчесе башыннан сыйпатты.Ахырда бергәләп фотога да төштеләр. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләргә үзәк директоры Хәмзә Фарушин белән эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина да иң изге теләкләрен ирештерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X