САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр скандинавия йөрешен яраталар

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр, дәваланучылар биредә 2014 елдан кулланыла торган скандинавия йөрешен яратып өлгерделәр. Ул - чаңгы таякларына охшаган таяклар белән, әмма чаңгысыз йөрү. Скандинавия йөреше, нинди яшьтә, нинди физик әзерлектә булуга карамастан, һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре. Ул аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Яшьләргә...

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр, дәваланучылар биредә 2014 елдан кулланыла торган скандинавия йөрешен яратып өлгерделәр. Ул - чаңгы таякларына охшаган таяклар белән, әмма чаңгысыз йөрү.

Скандинавия йөреше, нинди яшьтә, нинди физик әзерлектә булуга карамастан, һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре. Ул аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Яшьләргә исә гәүдәнең төзлеген сакларга ярдәм итә. Аның белән шөгыльләнү өчен күп вакыт та, акчалар да кирәкми. Бу шөгыльнең файдасы бик зур. Ул, медиклар әйтүенчә, гәүдә авырлыгын киметү өчен иң әйбәт күнегү булып тора. Шулай ук:

- тәннең 90 процент мускулын эшләтә;

- йөрәк-кан тамырлары системасы һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшырта, кан басымын нормальләштерә, "начар " холестерин күләмен киметә;

- гәүдәне төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы,

- өлкән яшьтәгеләр өчен, йөгерүгә караганда, куркынычсызрак.

Скандинавия йөреше белән ничек йөрергә соң? Чаңгыда йөргән кебек. Таяк кул терсәктә бераз бөгелгән килеш тотыла. Һәр адымны ясаганда, башта үкчәгә басарга кирәк, аннан - аяк башларына. Моның бер авырлыгы да юк. Физик хәрәкәт сәламәтлекне яхшырта, күп авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә, стресслардан котылырга ярдәм итә һәм төшенкелеккә бирелүдән саклый. Скандинав адымнар белән сәламәт киләчәккә атлагыз!

Светлана СУХАНОВА, үзәкнең физкультура белән дәвалау инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев