Автор: Мөнҗия Халимова.
Җәйләр юлга чыккан, диләр
Тәрәз төпләрендә гөлләр
Чәчәккә бөреләнде.
Мине көтми иртә тора -
Таңнарым эреләнде!
Соңлап булмый, вакытым тар,
Дигән була үзләре.
Кышларында туңганнарны
Җылыта, ди, күзләре!..
Кошлары да сагышланмый,
Агачлары терелгән.
Һәммә җиһан әллә нинди
Могҗизага төренгән!
Язлар килде, язлар, диләр,
Киемнәр алмашына...
Җәйләр чыккан юлга, диләр,
Язларның алмашына!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз