САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез миңа кирәк

Газета укучыларыбыз саны бу айдан тагын 106 кешегә арткан. Без әле күпләргә кирәк, дигән фикергә киләбез андый чакларда һәм моңа бик шатбыз. Ниндидер сәбәпләр белән языла алмый калганнар газетага теләсә кайсы айдан башлап языла алалар. Әле үзегез өчен гел җаен чыгарып кына торабыз, хөрмәтле газета укучылар. Инде аңа 2013 нче...

Газета укучыларыбыз саны бу айдан тагын 106 кешегә арткан. Без әле күпләргә кирәк, дигән фикергә киләбез андый чакларда һәм моңа бик шатбыз. Ниндидер сәбәпләр белән языла алмый калганнар газетага теләсә кайсы айдан башлап языла алалар. Әле үзегез өчен гел җаен чыгарып кына торабыз, хөрмәтле газета укучылар. Инде аңа 2013 нче елның икенче яртыеллыгына подписканы да башладык. Вакытыннан алда, былтыргы бәяләрдән язылырга була газетага. Берочтан без газета турында укучыларыбызның фикерләрен дә белергә булдык.

Фәнис Хәмидуллин. Сарман авылы:
- Район газетасын гомер буе алам һәм яратып укыйм. Аның һәр санында үзеңә кирәкле, кызыклы нәрсә дә булса табып була. Гомумән, газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам. Ул безгә бик кирәк. Мин үзем газета белән тыгыз элемтәдә эшлим. Күпләр беләдер, мендәр чистарту салоным бар. Менә шуның белән шөгыльләнә башлаганнан бирле белдерүләрне өзмим. Кайберәүләр белдерүең күренми газетада, дип килә. Аны сан саен биреп тә булмый инде. Минем хатыным Фәнүсә үзенә кирәкле хәбәрне алып, билгеле урында саклый. Башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәм. Кайта-кайта укырлык язмалар, киңәшләр дә була, газетаның төпләмәсен алып баручылар дөрес эшли, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев