САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә сез изге судан файдаланасызмы?

Качману - православие чиркәвенең бөек бәйрәмнәренең берсе. Аны безнең якларда «хаҗ ману» дип тә йөртәләр. Бу көн Алланың кешегә күренүе (Богоявление) дип тә атала. Иисус Христосның халыкка күренгән, суга чумылдырылган һәм Бөек Көч булып танылган көнен (төгәлрәге, төнен) бездә ничек бәйрәм итәләр соң? Чираттагы сораштыруыбыз - шул турыда. Тамара Подвалова,...

Качману - православие чиркәвенең бөек бәйрәмнәренең берсе. Аны безнең якларда «хаҗ ману» дип тә йөртәләр. Бу көн Алланың кешегә күренүе (Богоявление) дип тә атала. Иисус Христосның халыкка күренгән, суга чумылдырылган һәм Бөек Көч булып танылган көнен (төгәлрәге, төнен) бездә ничек бәйрәм итәләр соң? Чираттагы сораштыруыбыз - шул турыда.
Тамара Подвалова, Ләке авылы:
- Без бу бәйрәмне ел да зурлап билгеләп үтәбез. Христиан дине буенча, Иисус Христос 7 нче январьда туган, 19 ы изге суга манып алынган. Иисус Христос туган көнне авыз ачабыз, коймаклар, башка тәм-томнар пешереп, кунакка йөрешәбез. 7-19 нчы январь көннәре бездә - зур бәйрәм көннәре. Бу көннәрдә гармуннар белән Нардуганга (Нардуган - яңа кояш туган көн) чыгабыз, өйдән өйгә йөрибез. Нардуган кергән йорт мул ризыклы була, дип исәпләнелә. Нардуганга кергән кешене кире борып чыгармыйлар, аларны күчтәнәчләр белән хөрмәтлиләр. Мин үзем 19 ына каршы төндә йорт, каралты-кура ишекләренә кач сызып чыгам. Ул йортны чирләрдән, бозымнардан саклый, шайтаннарны куа, дип ышанабыз. Гадәттә, Кач (крест) ману төнге 12 тулгач башкарыла иде. Быел ул 19 нчы январь көнне иртәнге 3 сәгатькә билгеләнгән. Изге атакай чиркәүдә тиешле йолаларны үтәгәч, барыбыз да чишмә буена төшәчәкбез. Кач манылган су изге су санала. Гомумән, бу көнне елгаларда да, хәтта краннардан да изге су килә, дип исәпләнелә. Ул су, күпме генә торса да, бозылмый, авырулардан саклый. Без аны эчәбез, өй эчләренә дә сибәбез. 20, 21 е дә чишмәләр, елгаларда изге су ага. Бу бәйрәмдә бөтен авыл катнаша, чишмә буена бара алмаганнарның өйләренә алып кайтып бирәбез.
Лилия, Сарман:
- Мин Качмануны, бәйрәм буларак, зурлап билгеләп үтмим. Ләкин ул көнне сәгать төнге 12 дән соң чишмәгә барып, су алып кайтабыз. Ул ел буе бозылмыйча саклана. Туган авылым Ләкедәге чиркәүгә халык җыела, поп дога укый, су коеналар.
Анна, Петровка Завод авылы:
- Без бу бәйрәмне бөтен гаилә белән зурлап билгеләп үтәбез. Күрше авылдагы чиркәүгә барып, суны аруландырабыз. Традиция буенча, шул суны бөркеп, өйне дә аруландырабыз. Без ул көнне ураза тотабыз, суга пешкән итсез, майсыз ботка, яшелчәдән, баллы коймак, җиләк-җимешле кабартма һәм дөге, бал, йөзем җимешләреннән кутья әзерлибез. Качману - минем иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Андрей, Җәлил:
- Су коенырга барам.
Лия, Җәлил:
- Әйе, үткәрәм. Төнге 12 дән соң суга барам.
Ирина, Сарман:
- Кунаклар чакырабыз, матур итеп үткәрәбез.
Ольга, Александровка:
- Без ул көнне туганнар белән җыелышып, төнге 12 дән соң Җәлил кырыендагы чишмәгә барабыз. Шуннан алып кайткан сулар белән чәй эчәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев