САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә сез бәйрәм итәсезме?

Иске Яңа ел - ел исәбе алышыну нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә бәйрәм. Иске стильдәге Юлиан календареннән Григориан календаренә күчүгә бәйле рәвештә, без Яңа елны шулай ике мәртәбә бәйрәм итәбез. Бу көнне 1нче январь алдыннан була торган ыгы-зыгы күзәтелми, билгеле. Шулай да күпләр Яңа елны искечә дә каршылый. Яңа елга кергәндә,...

Иске Яңа ел - ел исәбе алышыну нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә бәйрәм. Иске стильдәге Юлиан календареннән Григориан календаренә күчүгә бәйле рәвештә, без Яңа елны шулай ике мәртәбә бәйрәм итәбез. Бу көнне 1нче январь алдыннан була торган ыгы-зыгы күзәтелми, билгеле. Шулай да күпләр Яңа елны искечә дә каршылый.

Яңа елга кергәндә, Көнчыгыш календаре буенча кайсы җәнлек елына туры килүеннән чыгып, аның ничек киләсен, ниләр вәгъдә итүен фаразлау да гадәткә керде. Газета укучылар Яңа елны искечә каршылауга, фаразлауларга ничек карыйлар икән? Чираттагы сораштыруыбыз - шул уңайдан.
Зина, Иске Кәшер авылы:
- Мин - оптимист кеше. Тормыш ваклыкларына бирешмәскә, һәр нәрсәне яхшыга юрарга гадәтләнгән. Гороскопларны да шул нияттән укыйм һәм аларда яхшылык кына күрергә, тискәре фаразларны тизрәк онытырга тырышам. «Үзегезне тыныч тотыгыз, интригалардан ерак йөрегез, конфликтка кермәгез…» Гороскоплардагы мондый киңәшләрнең, миңа калса, беркемгә дә зыяны юк. Һәркемнең күңеле яхшылык кына көтә, яхшыга өметләнә торгандыр инде ул.
Искечә Яңа елны зурлап бәйрәм итмибез, шулай да телевизордан бәйрәм программаларын карап, Яңа ел сәгатьләренең искечә сукканын да көтеп алабыз. Искечә Яңа елны башка илләрдә дә бәйрәм итәләр, дип беләм. Ә кайберләрендә Яңа ел яз башы белән генә килә. Ничек, кайчан каршыланса да, ул куанычлар гына алып килсен. Бер-берсен алыштыручы унике җәнлек белән бәйле унике еллык циклны быелгы Елан елы башлап җибәрә бит. Мин аннан яңалыкларның бары яхшысын гына көтәм.
Гөлназ, Сарман авылы:
- Иске Яңа елны көтеп алмыйм, бәйрәм итмим. Минем өчен Яңа ел гамәлдәге календарь буенча билгеләп үтелә торган көннән башлана. Искечә датадагы Яңа елда бердәнбер үзенчәлек - шул көнне елканы җыештырабыз. Гороскопларга килгәндә, уңай юрауларга ышанам, тискәреләренә игътибар итмәскә тырышам.
Гөлфия, Җәлил поселогы:
- Яңа ел минем өчен аерым бер тылсымга ия бәйрәм сыман, аңа бөтен өмет-ышанычларымны баглыйм, күп нәрсәләр көтәм. Ә менә искечә Яңа елны бәйрәм иткәнем юк. Аңа ышанмаганнан түгел, гомумән, мин аңа битараф. Узган ел минем ел иде. Әмма ул уңышсызлыкларга бай булды. Шуңа күрә гороскопларга ышанмыйм. Кайчандыр кешеләр уйлап чыгарган әйбер генә бит ул. Шулай да уңай юрауларны укуы рәхәт. Елны уңышка "программалаштырып кую", бәлки, чыннан да, нинди дә булса әһәмияткә иядер.
Алсу, Сарман авылы:
- Бәйрәм итмим. Бәлки, аны онытып бетермәү дөресрәктер. "Искелек" - тарихыбызның бер өлеше бит ул. Ләкин миндә иске Яңа ел кайгысы түгел. Имтиханнарга әзерләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев