САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәетшиннар капка төбеннән һәркем елмаеп үтә

Ул – гөлләрне, гөлләр аны ярата .

Сарман авылының Муса Җәлил урамы 105 нче йортта яшәүчеләрнең капка төбеннән үк биредә хыялга бай, матурлыкка гашыйк кешеләр яшәгәнлеге күренә. Марсель һәм Венера Сәетшиннарга килүче һәркемне капкага илтүче тротуардан ук аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Гади генә түтәлгә яки гади генә гөл савытларына утыртылмаган алар – ботинкадан ук таҗларын кояшка ачкан чәчәкләрне күрүгә, хуҗабикә фантазиясенең байлыгына сокланасың, күңелгә үзеннән-үзе шатлык, шушы матурлыкны тудыручыларга карата рәхмәт хисләре тула. Үзләренекен генә түгел, бу капка төбеннән үтүче һәркемнең күзләрен иркәлиләр, күңел күтәренкелеге бирә ич алар. 
Бу гадәти булмаган матурлыкка ияләшкәннән соң, күзләр үзләреннән-үзләре чәчәк түтәленә төшәләр. Биредә дә - хәйран тамаша! Чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Кояштай янып торучы бордюр энотералары, Анюта күзләре, петунияләрнең төрле төсләре, үрмә гөлләр, ирис, пальмалар һәм башкалар. Агач кәүсәсеннән нәни көчек үрмәли. Иске урындыклар, чәчәкле чәйнек-кәстрүлләр, зонтиклар да “чәчәк атып утыралар”. Караңгы иңүгә, әлеге сихри матурлык лампалар яктысында тагы да серлерәк төс ала. Арырак – велосипедка атланган арыслан. Озакламый аның урынын хат ташучы Печкин алачак. 
Венера ханым белән ишек алды бакчасына үтәбез. Челтәрле коймалар аша урамнан ук үзенә җәлеп иткән иде инде ул. Биредә безне төрле төстәге канәферләр, җәйге матурлыкка хозурланып утыручы чалмабашлар, беседка түбәсенә үк үрмәләгән виноград куаклары һәм башкалар каршы ала. Ә хуҗабикәнең иң яраткан гөлләре – гортензияләр – тормыш гөлләре. 

Язманың дәвамын "Сарман" газетасының 11 июль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев