САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сэндвич торбалардан сак булыгыз

Ел башыннан районда 6 янгын булды, аларның 5 се – торак секторда, 1 се – авыл хуҗалыгы объектында.

 Янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазларын монтажлаганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы, мич һәм төтен юлларының төзелеш таләпләрен бозу. Шәхси секторда торак йорт, хуҗалык корылмаларының бер-берсенә якын урнашуы да янгын, аның бер корылмадан икенчесенә күчү куркынычын китереп чыгара. Шуңа күрә гражданнарның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләре, мичләрне кирәгеннән артык кыздырмаулары, янган мичне күзәтүчесез калдырмаулары сорала. Мичнең металл өлешләрен һәм төтен юлларын янучан конструкцияләрдән аерым куегыз. Бу бигрәк тә утын мичләренә кагыла. Аеруча сэндвич-төтен юллары борчылу тудыра. Дөрес сайланмаган һәм урнаштырылмаган сэндвич-төтен юллары иртәме-соңмы янгынга китерә. Каты ягу материаллары (утын) ягыла торган мичләр өчен иң яхшысы – 1000 градуска кадәр температурага чыдамлы махсус маркадагы күгәрми торган корычтан ясалган материал, шулай ук калынлыгы 50 мм дан да ким булмаган базальт мамык. Ә менә пыяла җепселләр куллану ярамый. Төтен торбасының янучан түшәм һәм түбә аша үтә торган урынын үзгәртеп корганда, кызуга чыдам махсус конструкцияләрне куллану киңәш ителә. Йортта савыт белән су яки ут сүндергеч булырга тиешлеген дә онытмагыз. Янгын яки төтен булган очракта, 01 яки 101 телефоны аша тиз арада янгын-коткару хезмәтенә хәбәр итегез.

Руслан Быренков, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән дознавателе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев