САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлаулар көнендә сарманлылар өчен мәдәни чаралар оештырыла

13 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, мәдәни чаралар да үтәчәк. Сайлау участокларына килгәч, кайтканда "Сарман" кинотеатрына кереп, бушка кино да карап китә аласыз. 10.00 сәгатьтә - "Семейка Крудс", 15.00дә "Холодное сердце" дигән кинолар күрсәтеләчәк. 18.00 сәгатьтә булачак киноның исеме - "Грань будущего". Алар барысы да 3D форматта булачаклар. Бу көнне район мәгариф...

13 сентябрьдә, сайлаулар көнендә, мәдәни чаралар да үтәчәк.

Сайлау участокларына килгәч, кайтканда "Сарман" кинотеатрына кереп, бушка кино да карап китә аласыз. 10.00 сәгатьтә - "Семейка Крудс", 15.00дә "Холодное сердце" дигән кинолар күрсәтеләчәк. 18.00 сәгатьтә булачак киноның исеме - "Грань будущего". Алар барысы да 3D форматта булачаклар.

Бу көнне район мәгариф бүлеге сайлау участогында Сарман мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясаячаклар.

Шулай ук Сарман сәнгать мәктәбе укытучылары һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре дә концерт оештырачаклар. Аларның чыгышын 8.00 -11.00 сәгатькә кадәр "Росгосстрах" бинасында урнашкан сайлау участогында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев