САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау участокларында эш башланды

Бүген иртән 7.00 сәгатьтә районның сайлау участокларында эш башланды.

Исегезгә төшерәбез, хөрмәтле сарманлылар: бүген без үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдумда һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлауларда үз тавышыбызны бирәбез. 
Сарман гимназиясендә урнашкан 2532 нче сайлау участогында иртәнге җиле тулып китүгә үк, беренче сайлаучы – Сарман гимназиясе укытучысы Гөлназ Шәйдуллина сайлауларда катнашып та өлгерде. 
- Референдумга уңай карыйм, Сарманыбыз тагы да матурлансын дип телим, - диде ул. 
Аның артыннан ук диярлек Радис һәм Альбина, Алина Миңнуллиннар килде. 
- Референдумда катнашуыбыз үзебез өчен. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Без биргән һәр бер сумга дәүләт дүртләтә арттырып өстәмә акча биргәндә. Кечкенәбезне дә алып килгән булыр идек, тик әле аңа 18 яшь тулмады, - ди гаилә башлыгы Радис Миңнуллин. 
Әлеге участокта барлыгы 962 сайлаучы үз тавышын бирергә тиеш. Аларның берсе кичә үк алдан сайлап куярга өлгергән. Ә бүген иртәнге 8.00 сәгатькә бу участокта 30 сайлаучы үз тавышын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев