САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сарманым” җырының авторы вафат булган

26 март көнне райондашыбызның йөрәге тибүдән туктаган.

“Җырлап иген иккән, җырлап гомер иткән 
Сарман ягы элек-электән. 
Туган ягым – җырны, җыр Сарманны 
Үзенеке иткән, үз иткән...” 
Әлеге сүзләрнең авторы - Юлтимер авылында яшәгән райондашыбыз Миргасыйм Гаскәров. Аның Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев белән берлектә язылган район гимнына әверелгән әлеге “Сарманым” җырын һәркем горурланып һәм яратып тыңлый. 
Гаскәров Миргасыйм Хәсәнша улы 1942 елның 8 августында Юлтимер авылында туган. Нөркәй урта мәктәбен тәмамлагач, 1960-1966 елларда ул Казанда педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Кулына диплом алгач, юллама белән Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбенә эшкә җибәрелә. Аңа кадәр Пермь якларында йөреп кайта. Аннан Сарман, Азалак, Иске Имән, Рангазар мәктәпләрендә эшли. Бервакытта да кулыннан каләмен төшерми. Ул 16 яшендә иҗат эше белән мавыга башлый. Шагыйрь генә түгел, чәчмә әсәрләр, документаль очерклар язу остасы буларак та танылган Миргасыйм Гаскәровның 2016 елда “Күңелем мизгелләре” исемле китабы дөнья күрә. Районда аны үләннәр белән дәвалау сәләте буенча да беләләр иде. 
26 март көнне райондашыбызның йөрәге тибүдән туктаган. Без аның якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев