САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның"Ләйсән" балалар бакчасында Тукай шигырьләрен яраталар

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көн. Габдулла Тукай шигырьләре, әкиятләре ничәмә буын балаларга туган илен, телен, хезмәтне яратырга, сабыр булырга өндәп тәрбия бирә. Әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәтә. Габдулла Тукайның шигырьләрен,...

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көн. Габдулла Тукай шигырьләре, әкиятләре ничәмә буын балаларга туган илен, телен, хезмәтне яратырга, сабыр булырга өндәп тәрбия бирә. Әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәтә.

Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен безнең "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары да бик яратып тыңлыйлар, "Бала белән күбәләк", "Акбай" шигырьләрен яратып сөйлиләр һәм сәхнәләштерәләр. Габдулла Тукайның әсәрләре балаларга бик ошый.

Венера Гайсина, Сарманның"Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев