САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның "Ялкын" командасы картинг ярышларында икенче урын алды

21 августта Кама Аланы бистәсендә «ТАИФ-НК» җәмгыяте Кубогына картинг буенча республика ярышлары узды. Аларны «ТАИФ-НК» җәмгыяте белән берлектә ТР автомотоспорт Федерациясе оештырды. Ярышларда катнашучылар «Стриж», «Пилот» (икесе дә - 8-16 яшьлекләр) һәм «125-стандарт» (13-18 яшьлекләр) көч сынаштылар. Сарман районыннан җиде спортчы чыгыш ясады. «Стриж» классында Сарман гимназиясе укучысы Артур Заһиров...

21 августта Кама Аланы бистәсендә «ТАИФ-НК» җәмгыяте Кубогына картинг буенча республика ярышлары узды. Аларны «ТАИФ-НК» җәмгыяте белән берлектә ТР автомотоспорт Федерациясе оештырды.

Ярышларда катнашучылар «Стриж», «Пилот» (икесе дә - 8-16 яшьлекләр) һәм «125-стандарт» (13-18 яшьлекләр) көч сынаштылар. Сарман районыннан җиде спортчы чыгыш ясады.

«Стриж» классында Сарман гимназиясе укучысы Артур Заһиров өченче урын алды. Шул ук класста Солтан Йосыпов та (Сарман урта мәктәбе) уңышлы чыгыш ясады - ул финишка бишенче булып килде.

Алмаз Ахмедов (Сарман гимназиясе) «Пилот» классында икенче булса, «125-стандарт» классында Илһам Шакиров (Әлмәт политехника техникумы) җиңүче булып танылды. Шул ук класста Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов призлы өченче урынны яулады, Эльвир Рәхимов (Сарман урта мәктәбе) беренче унлыкны япты.

Гомумкоманда зачетында Сарманның «Ялкын» командасы икенче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев