САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның Вахитов урамындагы коега яңа сулыш өрелде

Сарманда үзара салым акчаларына башкарыла торган эшләрнең берсе - сиртмәле, чылбырлы коеларны төзекләндерү. Шушы көннәрдә аларның тагын берсенә - Вахитов урамындагысына яңа сулыш өрелде. Шәйми коесы дип йөртелгән бу коеның суы Сарманда иң тәмлеләрдән санала икән. Ремонт барышында аның суы да чистартылды. Эшләрне Рәис Кәлимуллин, Илгиз һәм Илфат Нурмиевлар башкарды....

Сарманда үзара салым акчаларына башкарыла торган эшләрнең берсе - сиртмәле, чылбырлы коеларны төзекләндерү. Шушы көннәрдә аларның тагын берсенә - Вахитов урамындагысына яңа сулыш өрелде. Шәйми коесы дип йөртелгән бу коеның суы Сарманда иң тәмлеләрдән санала икән. Ремонт барышында аның суы да чистартылды. Эшләрне Рәис Кәлимуллин, Илгиз һәм Илфат Нурмиевлар башкарды.
Рәис Кәлимуллин, коега багышлап, шигырь дә язган.
Шәйми коесына
Күпме хезмәт иттең син халыкка,
Күпләр булган сиңа рәхмәтле.
Синең гомер - инде бер гасырлап
Һәм суың да синең хикмәтле.
«Шәйми коесы» дип аталасың,
«Хәнифнеке» дип тә йөртәләр.
Тарихыңны барлап карадым да
Исем китте… күпме киртәләр!
Тарих төпләрендә күмелеп калган
Даулы еллар, күпме бураннар.
Шәйми, Хәниф еллар буе сине
Тазартып һәм карап торганнар.
Нинди заманалар булган элек,
Йөрәкләрдә булган миһербан.
Саран булып яшәмәгән байлар,
Күңелләрдә күпме нур булган!
Имеш, сине җирле Мортаза бай
Казыткан ди кызына бүләккә.
Әллә шуңа инде синең суың
Дәва биргән бик күп йөрәккә.
Урамнарда колонкалар хәзер…
Ныклап атлый яңа замана.
Һәрбер йортта торба аша гына
Челтер-челтер көмеш су ага.
Синдәй коеларның авызларын
Бик күптәннән каплап куйганнар.
Сулар тынчуланып, ярдәм сорап,
Йөрәкләргә яра уйганнар.
Я Илаһым! Сине ишеткәннәр,
Коеларга арткан игътибар.
Бер-бер артлы алар яңартыла,
Ә коелар бик күп, күп алар.
Шәйми коесы да дәшеп алган
Нечкә күңел, рухи җаннарны.
Япь-яшь егет кое төпләренә
Төште, чистартты да, аннары
Бизәкләгән чардуганнар ясап,
Матур утыргыч та куелды.
Миһербанлы безнең Сарман халкы,
Ташламаслар сине бу юлы.
Син кызганма гына суларыңны
Юлаучыга, кыз һәм кыркынга.
Тулып торсын һәрчак синең суың,
Кара аны, берүк корыма.
Бүген исә төзек хәлдә кое
Бар шатлыкны җыйган үзенә.
Суын эчсәң, җыр-моң, сөю туа
Синең янда һәрбер кешедә.
Юлларгыз төшеп, шул коеның
Сез суларын эчеп карагыз.
Сихәтләнеп китәр тәннәрегез
Һәм төзәлер йөрәк ярагыз.
Шунда чамаларсыз изге суның
Исраф булып качып ятканын.
Чишмәләрнең, бәлки, сез сизәрсез,
Ничек сезне көтеп акканын.

https://e.mail.ru/cgi-bin/getattach?id=15059101840000000367%3B0%3B1&x-email=sarmangazetam11%40mail.ru&bs=2474&bl=7121198&ct=video%2Fmp4&cn=VID-20170920-WA0016.mp4&cte=binary&notype=1&file=VID-20170920-WA0016.mp4&mode=attachment&channel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев