САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үтте

Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Рус теле тәрбиячесе, Буратино, музыка җитәкчесе, Кирлемән, Җәй кызы, Белем бабай, Укучы кыз белән очрашып, төрле «утраулар» аша узган сәяхәт балаларны «Белем иленә» алып килде. Аларны озатырга яраткан курчаклары, нәни балалар да җыелды. Ә әти-әниләр, әби-бабайлар,...

Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Зур «Белем корабы» балаларны мәктәп юлына озатты. Рус теле тәрбиячесе, Буратино, музыка җитәкчесе, Кирлемән, Җәй кызы, Белем бабай, Укучы кыз белән очрашып, төрле «утраулар» аша узган сәяхәт балаларны «Белем иленә» алып килде. Аларны озатырга яраткан курчаклары, нәни балалар да җыелды. Ә әти-әниләр, әби-бабайлар, килгән кунаклар балаларның һәрбер чыгышын олылап алкышларга күмделәр; тәрбиячеләргә, бакча коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм һәркемнең күңелендә тирән эз калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев